Биографиясе

1898 елның апреле, Качкар приискы, хәзерге Чиләбе өлкәсе – 1985 елның 27 сентябре, Мәскәү.

Рәмиевләрнең Балкан авылындагы кызлар мәктәбендә, Казанда кыз балалар гимназиясендә укый, Мамадыш шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укыта.

1918 елда Казанда ике татар балалар бакчасы ача. 1927 елдан – Мәскәүдә, татар балалар бакчасы мөдире, Үзәк татар эшчеләр клубында эшли.

Казанда нәшер ителүче татар матбугатында, аеруча «Азат хатын» журналында көндәлек тормышка кагылышлы мәкаләләре, истәлекләре еш басыла.

Хезмәтләре

Мәктәпкә кадәр тәрбия // Мәгариф. 1921.

Балалар бакчасында ничек эшләргә. М., 1929.