Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясенең Төньяк-көнбатыш Европа өлешендә урнашкан, Төньяк-көнбатыш федераль округка керә. 1920 елда Карелия хезмәт коммунасы буларак оештырыла; 1923 елдан – Карелия АССР; 1991 елдан – хәзерге исеме.

Мәйданы – 180,5 мең кв.км. Үзәге – Петрозаводск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 696 км төньяктарак урнашкан).

Халкы – 629,8 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1888 кеше (1897 елда – 61, 1926 елда – 198, 1939 елда – 3088, 1959 елда – 2692, 1970 елда – 2603, 1979 елда – 2608, 1989 елда – 2992 кеше).

Республика территориясендә татарлар

1920 еллар ахырына кадәр Карелиядә татар җәмгыяте сан ягыннан кечкенә була, 1930 еллардан, республикада яңа сәнәгать предприятиеләре төзелү белән, ул кинәт кенә үсә башлый.

Бөек Ватан сугышыннан соң татарлар монда оешкан төстә күченәләр. 1950 елларның беренче яртысында ТАССРдан күчеп килүчеләр, башлыча, агач әзерләү сәнәгате предприятиеләренә урнаша. 1960–1970 елларда Карелиягә эшкә билгеләнгән Татарстан югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар килә. 1980 елларда республика халкы Костомукша шәһәрен һәм җирле тау казылмаларын баету комбинатын төзүдә катнаша.

Хәзерге вакытта татарлар Костомукша һәм Петрозаводск шәһәр округларында, Питкяранта, Сортавала, Суоярви районнарында тупланып яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1997–2005 елларда Карелия «Дуслар» татар мәдәнияте җәмгыяте» төбәк иҗтимагый берләшмәсе, 2012 елдан Карелия «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте» төбәк иҗтимагый берләшмәсе эшли.

Карелия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Кондопога, Костомукша, Олонец, Петрозаводск шәһәрләрендә мөселман җәмгыятьләре, биш гыйбадәтханә эшли.

2014 елда Карелия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәният өлкәсендә һәм иҗтимагый хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. 2015 елда Петрозаводск шәһәрендә Карелиядә Татарстан көннәре уза. Даими рәвештә Сабан туе бәйрәме уздырыла, анда Татарстан артистлары һәм иҗат коллективлары катнаша.

2005 елда Беломорск шәһәрендә «Татарстан һәм Карелия уллары һәм кызларына, Ватанны саклаучыларга (1941–1945)» һәйкәле ачыла. 2015 елда Красный бор (Прионежский районы) һәм Сандормах (Медвежьегорский районы) табигать истәлекләрендә татарларга – 1937–1938 елгы сәяси репрессияләр корбаннарына һәйкәлләр куела.

Күренекле кешеләре

Армия генералы Р.Г.Нургалиев, техник фәннәр докторы Р.И.Аюкаевның тормышы һәм эшчәнлеге Карелия белән бәйле.