Составында кайбер биологик актив матдәләр (CO2, H2S, Fe, Br, J, сирәк кенә Ra, Fe, Li, As, B һәм башкалар) күп , гомуми минеральләшүе 1 г/л дан артык, гадәттә, югары температуралы һәм газлы җир асты һәм сирәк кенә җир өсте сулары.

Минераль суларга шулай ук термаль (энергетика максатларында кулланылучы) һәм J, Br, B һәм башка элементлар алына торган табигый сәнәгать сулары керә.

  • Температура (°C) буенча – салкын (20 гә кадәр), җылы (20-37), термаль (37-42) һәм кайнарга (42 дән артык);
  • минеральләшү буенча (г/л) – тозлырак (10 га кадәр), тозлы (10-35), тозлаклар (35 тән артык);
  • химик составы буенча – хлоридлы, гидрокарбонатлы, сульфатлы һәм башка;
  • медицина тәэсире буенча – эчәргә яраклы һәм сәламәтләндерү (эчәргә яраклы һәм тышкы кулланылыш өчен);
  • урнашуы буенча – Альп җыерчыклыгы өлкәсендә, вулканик районнарда, интрузияләр белән тишелгән башка кристаллик токымнарда;
  • геологик тектоник-шартлар буенча – платформалы, геосинклиналь

һәм арадаш типларга бүләләр.

Минераль сулар чыгынакларын пычранудан саклау максатларында санитар саклау зоналары билгеләнә.

Татарстанда зур ресурслы минераль сулар өч төркемдә билгеләнгән:

  • сульфат гидрокарбонатлы һәм хлоридлы;
  • сульфидлы;
  • бром хлоридлы һәм кальций-натрийлы тозлаклар.

Сульфатлы минераль сулар 4 асгруппага бүленә: минеральләшү 5 г/л га кадәр булган сульфатлы – «Васильево» (Яшел Үзән районы), «Ливадия» (Казан) шифаханәләре, «Зәңгәр күл» (Биектау районы) чыганагы; минеральләшүе 2 г/л га кадәр гидрокарбонат-сульфатлы һәм сульфат-гидрокарбонатлы; хлорид-сульфатлы һәм сульфат-хлоридлы – «Ижминводы» курорты (Менделеев районы; «Шифалы су», «Тазалык» минераль сулары), «Иволга» шифаханә-профилакторие (Баулы районы), «Жемчужина», «Чаллы» шифаханәләре (Чаллы шәһәре; «Яр Чаллы» суы), «Ромашкино» (Зәй районы); гидрокарбонат һәм хлорид-гидрокарбонатлы. Сульфидлы минераль сулар («Мацеста» тибындагы) «Бәкер» шифаханәсендә (Лениногорск районы) кулланыла; алар H2S, Br һәм B белән баетылган. 3 нче группа минераль сулар ТРның бөтен территориясендә таралган.