Биографиясе

1916 елның 31 марты, Казан – 1972 елның 10 июне, шунда ук.

Казан авиация техникумын тәмамлаганнан соң (1935), Казан авиация заводында эшли: агрегат цехы башлыгы (1950 елдан), производство башлыгы урынбасары (1968 елдан).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге самолётлар җитештерүдә стапель һәм универсаль җайланмалар конструкцияләрен яңа технол. процесслар кулланып җыю өчен яңа ысул эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.