- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Башкортстан Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Үзәге – Исәнгол авылы (Уфа шәһәреннән 337 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 25850 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3221 кеше (1970 елда – 4219, 1979 елда – 3827, 1989 елда – 3511, 2002 елда – 3149 кеше).
Районда ике татар – Күгәрчен авылы (2016 елда – 636 кеше), Яңа Чебенле авылы (470), шулай ук дүрт татар‑башкорт торак пункты бар.
Яңа Чебенле авылында «Ак калфак» татар мәдәнияте клубы эшли.
Районда татар (Яңа Чебенле авылы), татар‑башкорт (Күгәрчен авылы) мәктәпләре, шулай ук татар теле предмет буларак өйрәнелә торган мәктәп (Каргалы авылы) эшли.
Күгәрчен һәм Яңа Чебенле авылларында мәчетләр бар.
Янчура районында:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.