Биографиясе

1940 елның 19 февралендә, Казахстан ССР Чимкент өлкәсенең Куш Агач авылында туган.

Ташкент университетын тәмамлый (1969). 1972 елдан Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үсемлекләр физиологиясе институтында, 1989 елдан Зоология һәм паразитология институтында күзәнәк биологиясе һәм хайваннар биоэнергетикасы лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җылы һәм салкын канлы хайваннардагы гибернация механизмнарын, аларның табигый факторларга һәм интоксикацияләргә чыдамлылыгын өйрәнүгә карый. Организмда суббазаль алмашу һәм яшәү шартларына яраклашуны тәэмин итүнең яңа концепциясен барлыкка китерә.

Хезмәтләре

Температурный стресс и развивающийся организм. Ташкент, 1993.

Теплокровность организма и ее энергетические механизмы. Ташкент, 1994 (автордаш).

Гипометаболическое состояние у грызунов и рептелий при естественной спячке. Ташкент, 1995.