Михрабның уң ягында урнашкан. Элек Мөхәммәд пәйгамбәр вәгазьләрен хөрмә агачының кәүсәсенә таянып сөйләгән, дип санала, соңрак бу урында тәбәнәк урындык сыман, ике баскычлы агач мөнбәр төзелә.

Өммәвиләр династиясе идарәсенең (661–750) ахырына кадәр мөнбәр сәяси хакимият символы булып тора, 748 елда Мәрвә шәһәрендә вәгазь сөйләүче өчен кафедра рәвешендәге мөнбәр барлыкка килә.

IX йөздә югары мәйданчык өстендә чыгынтысы һәм баскычы булган биек трибуна рәвешен ала һәм хәзергәчә үзгәрешсез саклана.

Әдәбият          

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.