Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1384 кв.км. Үзәге – Шаран авылы (Уфа шәһәреннән 201 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 21244 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7404 кеше (1970 елда – 13036, 1979 елда – 8114, 1989 елда – 12160, 2002 елда – 6675 кеше).

Иң зур татар авыллары: Зирекле (2010 елда – 939 кеше), Түбәнге Зәет (690), Чалмалы (563), Түбәнге Ташлы (443). Татарларның күпчелеге район үзәгендә яши (2910 кеше, барлык халыкның 50% тәшкил итәләр).

Иң әүвәл нигезләнгән авыллар: Яңа Таулар (1632 ел), Иске Теләүле (1702 ел), Алпай (1742 ел), Нөрәй (1762 елдан билгеле). Иң беренче булып татарлар Ярәмкә (1728 ел), Чалмалы (1730 еллар), Иске Тамьян (1735 елга кадәр), Татар Көчеге, Сарсаз, Чәкәнтамак (барысы да – 1742 ел), Түбәнге Зәет (1749 ел), Тархан, Күгәрченбүләк (XVIII йөз уртасы), Үлекьелга һәм Бурсык (1762 елга кадәр), Зирекле (1773 елга кадәр), Дүрмән һәм Югары Ташлы (1782 елга кадәр) авылларында төпләнә.

Татар җәмгыяте тормышы

Районда Башкортстан татарлары конгрессы район башкарма комитеты; «Сөмбел» татар халык вокаль ансамбле, «Балкыш» драма коллективы (Шаран авылы), «Ялкын» бию коллективы (Шаран авылы), «Ахирәтләр» (Базгыя авылы), «Яшь йөрәкләр» (Ярәмкә авылы) вокаль ансамбле эшли.

Районның сигез мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/2016 уку елы мәгълүматларына караганда).

Татар һәм рус телләрендә «Шаран киңлекләре» – «Шаранские просторы» район газетасы нәшер ителә.

Ике елга бер тапкыр «Сөн сандугачы» төбәкара татар җыры конкурсы үткәрелә.

Соңгы елларда унбиш мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Шаран районында Советлар Союзы Геройлары З.М.Мөстәкыймов, М.А.Фәхретдинов, Дан орденының тулы кавалеры С.Г.Сәбитов, Социалистик Хезмәт Герое М.М.Фәррахов, язучылар И.Ә.Абдуллин, З.А.Әхмәтҗанов, З.Һ.Һади, җырчы Ф.Г.Вәлиәхмәтов туган.