Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1564 кв.км. Үзәге – Калтасы авылы (Уфа шәһәреннән 202 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24725 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3646 кеше (1970 елда – 6612, 1979 елда – 6203, 1989 елда – 5855, 2002 елда – 4569 кеше).

Районда җитмеш сигез торак пункт, шул исәптән унҗидесендә татарлар яши. Иң зур татар авыллары: Күчәш (2009 елда – 304 кеше), Күгәрчен (242), Чумар (160). Татарларның күпчелеге шәһәр тибындагы Красный Холм поселогында (2720) һәм район үзәгендә (1803) яши.

Иң элеккеге авыллар: Күчәш (1695 ел) һәм Куян (1787 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

«Ватан» башкорт-татар җәмгыяте, «Яшьлек» вокаль ансамбле эшли.

Совет чорында районда уналты башлангыч татар мәктәбе (шул исәптән Күгәрчен авылында, 1914 елда ачыла) эшли.

1997 елда районда Татар башкарма комитеты советы оештырыла, 1999 елда Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Калтасы районында:

  • Башкортстан АССРның эш һәм мәшгульлек министры (1982–1992) К.Н.Галиуллин,
  • тарих фәннәре докторы Р.М.Рәимов,
  • физика-математика фәннәре докторы Р.Т.Таһиров,
  • журналист В.И.Хуҗин туган.