Эчтәлек

1872 елда И.А.Абдуллин М.Яхиннан сатып ала, 1873 елда И.С.Перов ташбасмаханәсе белән берләштерелә, 1883 елда улы А.И.Абдуллин кулына күчә.

1875 елда – беренче ике басмасы, 1883 ел башына 13 басмасы чыга (догалыклар, календарьлар, шәмаилләр), аларның гомуми тиражы 136910 данәгә җитә.

Ташбасмаханәдә 2 станок, ротация, литография машиналары, басма өчен ташлар һ.б. була. 2–4 кеше эшли.

1908 елның язында ябыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казан, 1974.

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казан, 1983.