Тарихы

Казана ханлыгы чорында, җирле риваятьләргә караганда – 1552 елдан соң, христиан диненә күчәргә теләмәгән татарлар нигез сала. XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, мич чыгару, штукатурлау, кәрзин һәм читән арба үрү кәсепчелеге таралаган була.

1864 елда мәчет төзелә (1909 елда яңадан төзелә, 1930 еллар уртасында ябыла). XX йөз башында монда шулай ук мәктәп, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 903,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Бортас авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Р.Люксембург исемендәге колхоз оштырыла, 1950 елда аның составына «Новый путь» колхозы (Тарловка авылы, хәзер юк) керә, 1958 елдан «Искра» колхозы (үзәк утары Олы Бортас авылында), 1990 елдан бүленеп чыккан «Алга» колхозы үзәк утары, 1994–2003 елларда «Алга» күмәк предприятиесе, 2003–2007 елларда «Бортас» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Бортас» бүлекчәсендә, 4 крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек) авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (1996 елдан), мәдәният йорты (1930 елда клуб буларак ачыла, 1970 елдан яңа бинада), китапханә (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Нур» театр коллективы эшли (2002 елдан).

Халык саны

1782 елда – 89 ир заты;
1859 елда – 512,
1884 елда – 801,
1897 елда – 824,
1908 елда – 989,
1920 елда – 978,
1926 елда – 710,
1938 елда – 571,
1949 елда – 398,
1958 елда – 377,
1970 елда – 395,
1979 елда – 339,
1989 елда – 243 кеше.