Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2792 кв.км. Үзәге – Әшә шәһәре (Чиләбе шәһәреннән 377 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 61144 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 5538 кеше. Татарлар күбесенчә Әшә (3152 кеше), Миньяр (1410), Сим (4163) шәһәрләрендә, Кропачево поселогында (271) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Әшә шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәге (җитәкчесе – Р.Х.Фәтхетдинова) эшли. 1992 елдан Миньяр шәһәрендә «Дуслык» татар-башкорт үзешчән коллективы бар.

2001 елда Ук авылы китапханәсендә «Ирәндек» татар-башкорт мәдәни үзәге ачыла (җитәкчесе – З.Ә.Зәйниева). Үзәк тарафыннан Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме, мәктәптә татар һәм башкорт халыклары тарихыннан класс сәгатьләре үткәрелә, милли татар-башкорт көнкүреш тормышын чагылдырган музей почмагы булдырыла, ислам нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнү курслары оештырыла.

Районда Сабан туе үткәрелә. Әшә һәм Миньяр шәһәрләрендә мәчетләр, татар телен өйрәнү курслары эшли.

Күренекле кешеләре

Әшә районында авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ф.Ш.Шәйхетдинов туган (Әшә шәһәре).

Советлар Союзы Герое М.Х.Гобәйдуллин, Социалистик Хезмәт Герое Ә.В.Вәлиханов, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Сим шәһәренең мактаулы гражданы Х.Х.Гобәйдуллин, Миньяр шәһәренең мактаулы гражданы С.Ә.Шагдамовның тормышы һәм эшчәнлеге Әшә районы белән бәйле.