Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1633 кв.км. Үзәге – Бүздәк авылы (Уфа шәһәреннән 110 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 27760 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 18239 кеше (1939 елда – 32311, 1970 елда – 20644, 1979 елда – 19902, 1989 елда – 19756, 2002 елда – 15833).

Районда егерме бер татар, егерме тугыз татар-башкорт, өч татар-рус торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Бүздәк (2016 елда – 4311 кеше), Кәпәй-Кыбау (926), Килем (729), Түреш (733).

Татар җәмгыяте тормышы

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында Иске Бүздәк (ирләрнеке – 1860–1870 елларда, хатын-кызларныкы 1894 елдан), Шланлыкүл (1883 елдан), Килем (1895 елдан, попечителе –С.С.Җантурин) авылларында рус-татар училищелары эшли.

Хәзерге вакытта Татар тарихи-мәдәни үзәге эшли (Бүздәк авылы).

Татар иҗат коллективлары – «Энҗе» халык вокаль ансамбле, «Мирас» татар халык фольклор ансамбле (Таулар авылы), «Илһам чишмәсе» татар халык фольклор ансамбле (Күзәй авылы), «Хатирә» фольклор коллективы (Килем авылы), «Асылъяр» фольклор коллективы (Түреш авылы), «Сүнмэс йолдызлар» фольклор коллективы (Сабай авылы), «Миләшләр» вокаль коллективы (Уран авылы), Килем мәдәният йорты халык театры, район мәдәният йорты халык театры эшли.

«Туган тел» татар мәдәнияте милли бәйрәме даими үткәрелә. «Каз өмэсе», Наүрүз, «Нардуган», «Әбиләр чуагы» бәйрәмнәре оештырыла. Таулар мәдәният йортында «Жар салу», «Җимчәчәк», «Нәсел җыены» борынгы йолалары яңадан кайтарылган.

2015/2016 уку елында районның егерме дүрт мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

1931 елдан рус һәм татар телләрендә «Буздякские новости» – «Бүздәк яңалыклары» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Бүздәк районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Ф.Г.Габдерәшитов, Г.Х.Миңнебаев, Ә.Ә.Фәтхуллин,
  • Дан орденының тулы кавалерлары Х.А.Солтанов һәм Т.Җ.Фәхретдинов,
  • генерал-майорлар Г.Г.Нәфыйков һәм Ф.Й.Субаев;
  • РФАнең мөхбир әгъзасы Р.Р.Мәүлетов,
  • тарих фәннәре докторы Ш.Х.Чанбарисов,
  • медицина фәннәре докторы Л.Д.Гатауллина,
  • педагогика фәннәре докторы Л.Г.Шәйхетдинов,
  • психология фәннәре докторы Ә.З.Рәхимов,
  • химия фәннәре докторы З.Я.Янбердина,
  • СССРның халык артисты З.Ш.Арсланова,
  • драма актеры, нәфис сүз остасы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты А.Г.Арсланов туган.

Татар морзалары Тәфкилевләр тормышы Бүздәк районы белән бәйле. Килем авылында аларның утарлары сакланган, аның эчендә мәчет (1821 елда төзелгән), сарай (1853 ел) һәм парк бар.