Ул традицион татар йортына хас предмет булып тора.

Чыбылдык тегү өчен шактый күләмдә тукыма (кайчак 20 м га якын) кирәк була, чөнки ул өсте ябулы дүрт почмаклы каплавыч рәвешендә тегелә. Чыбылдык өчен тукыма җитен, кайчак исә киндер җепләрдән тукылган. Бизәкләр рельефлы турыпочмаклыклардан торган.

Чыбылдыкны туйга да әзерләгәннәр һәм никахлашучылар ятагы өстенә корганнар.

XIX йөзнең 2 нче яртысында Казан арты, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Кама аръягы һәм Урал буе татарлары көнкүрешендә чыбылдык һәркайда таралган була, әмма XX йөз башыннан аны башта фабрикада җитештерелгән ситсыдан тегелгән чаршаулар алыштыра, бераздан ул бөтенләй кулланылыштан чыга.

Әдәбият           

Сафина Ф.Ш. Ткачество татар Поволжья и Урала (конец XIX — начало XX вв.): Ист.-этногр. атлас татар. народа. К., 1996; 

шул ук. Ткачество // Татары. М., 2001.