Биографиясе

1898 елның 27 октябре, Казан губернасы, Зөя өязе Воробьёвка авылы – 1984 елның 21 сентябре, Казан.

В.С.Груздев шәкерте. Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1925), Казан шәһәрендәге 4 нче хастаханәдә эшли, бер үк вакытта Казан ГИДУВының акушерлык-гинекология клиникасында ординатор. 1930 елдан Казан ГИДУВының 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасында, 1948–1973 елларда кафедра мөдире. Бөек Ватан сугышы елларында Волхов фронты госпитальләренең баш гинекологы (1941–1943); 1944 елдан Казан эвакогоспитале башлыгы.

Хезмәтләре хатын-кызларның җенес органнарындагы ялкынсыну, шеш процессларына диагноз кую һәм авыруларны дәвалауга, балага уза алмаучы хатын-кызларның җенес органнары эшчәнлегенә, бала табу процессында авыртусызландыруга карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О времени появления гонадотропного гормона передней доли гипофиза в эмбриональной жизни человека. Казань, 1933.

Контрастная рентгенография изменений матки после операции кесарева сечения и диагностика неполноценного рубца. Казань, 1970 (автордаш).

Разрывы матки по рубцу после кесарева сечения. Казань, 1974 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Николай Емельянович Сидоров // Казан. мед. журн. 1985. № 1.

Автор – В.Ф.Богоявленский