Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнчыгышында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1677 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Суксун поселогы (Пермьнән 145 км көньяк-көнчыгыштарак).

Халкы – 19711 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 1543 кеше (1979 елда – 2055, 1989 елда – 1864, 2002 елда – 1753 кеше).

Татарлар, тупланып, Бырма (2016 елда – 382 кеше), Түбән Истәк (269), Тауавыл (209), Югары Истәк (106), Юлай (101) һәм Саескан (89) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1869 елгы мәгълүматларга караганда Саескан авылында мәчет була.

1998 елдан «Татар үзәге» район иҗтимагый оешмасы эшли (җитәкчесе –З.С.Хөсниярова). 2015 елда Түбән Истәктә «Сылва татары» проектын тәкъдир итү кысаларында Сылва татарлары музее ачыла.

Бырма авылы мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.

Түбән Истәктә – «Яшьлек» (2004 елдан), Тауавылда – «Дуслык» (2010 елдан), Бырмада – «Яшь йөрәкләр» (2010 елдан) һәм «Чишмә» (2014 елдан) татар иҗат коллективлары эшли. Районда Корбан бәйрәме, Нәүрүз, Сабан туе һәм Ураза бәйрәме, үткәрелә. Милли көрәш буенча край чемпионаты оештырыла.