- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Буа–Тәтеш автомобиль юлы буенда, Тәтеш шәһәреннән 25 км көнбатыштарак урнашкан
1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кече Кырлангы исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында 2 мәчет (1858, 1910), мәдрәсә (1872), 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1567,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Келәш авыл җирлеге үзәге.
1931 елда «Азат» колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Латыйпов). 1959 елда, «Ленинский путь» (үзәк утары – Никольская Карланга авылы, хәзер сакланмаган), «Искра Ильича» (үзәк утары – Тоншерма авылы) колхозлары белән берләштерелгәннән соң, хуҗалык исеме «Путь Ильича» дип атала (1990 елда «Искра Ильича» колхозы (үзәк утары – Тоншерма авылы) бүленеп чыга; 2004 елда «Тоншерма» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы буларак кабат кушыла). 1995 елдан авылда – «Путь Ильича» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007–2016 елларда «Новый путь» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча «Агроил» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм гаилә фермасында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1976 елда яңа бина төзелә), 1981 елда – урта, 2011 елда –башлангыч мәктәп, 2014 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы комплексы итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты (1972 елдан), китапханә (1933 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, фитнес үзәге (2022 елдан), мәчет (1993 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Каш кизләве», «Түбән оч» чишмәләре бар.
Мәдәният йорты каршында татар халык театры (1942 елдан, 1992 елдан – халык театры, оештыручысы – С.Вәлиева), «Хатирә» фольклор коллективы (1994 елдан) эшли.
С.Х.Вәлиуллин (1903–1943) – өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы, А.Матросов батырлыгын кабатлый, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;
И.В.Садыйков (1925–2019) – агроном галим, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Ленин, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;
К.Ф.Халикова (1963 елда туган) – ветеринария фәннәре кандидаты.
1782 елда – 90 ир-ат;
1859 елда – 481,
1897 елда – 869,
1908 елда – 1058,
1920 елда – 1020,
1926 елда – 967,
1938 елда – 678,
1949 елда – 608,
1958 елда – 612,
1970 елда – 628,
1979 елда – 530,
1989 елда – 430,
2002 елда – 427,
2010 елда – 403,
2021 елда – 321 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.