- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Пермь краендагы административ-территориаль берәмлек
Пермь краеның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1931 елда оештырыла. Мәйданы – 3,4 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Октябрьский поселогы (Пермь шәһәреннән 220 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 28680 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10474 кеше. Хәзерге вакытта алар, нигездә, Әтнәгуҗа, Басино, Бикбай, Енапай һәм Ишим авылларында яшиләр.
Октябрь районы территориясенә татарлар XV йөздә килеп урнаша. Иң иске татар авылы – Енапай (1566 елда нигез салына).
1920 елларга кадәр район территориясендә унлап мәчет була.
1991 елдан районда Татар-башкорт иҗтимагый үзәге эшли. 1974 елдан Енапай авылында – «Әллүки», 1987 елдан Әтнәгуҗада «Чишмә» (1997 елдан халык ансамбле) ансамбльләре эшли. Енапай авылында ел саен район Сабан туе үткәрелә.
Районның ун мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла яисә татар теле предмет буларак укытыла.
Районда – 13 мәчет, Енапай авылында мәдрәсә эшли. 2000 елдан район газетасына «Ватандашлар» кушымтасы нәшер ителә.
Октябрь районында тарих фәннәре докторы Ф.Г.Ислаев, медицина фәннәре докторы Х.С.Хәмитов туган.
Советлар Союзы Герое Л.С.Сибгатуллин Енапай авылы мәктәбен тәмамлый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.