Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1965 елда оештырыла. Мәйданы – 7065 кв.км. Үзәге – Горнозаводск шәһәре (Пермь шәһәреннән 192 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24601 мең кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1096 кеше, районның барлык авылларында диярлек таралып яшиләр.

Берничә дистә ел элек татарларның күп өлеше Койва поселогы станциясендә һәм Горнозаводск микрорайоннарының берсендә яши, хәзерге вакытта көндәлек сөйләмдә ул «авыл» дип атала.

Татар җәмгыяте тормышы

Горнозаводск районы территориясенә татарлар күпләп 1930 елларда күченә. Башлыча, алар авыл хуҗалыгын күмәкләштерү чорында, йорт-җирләреннән куылып, махсус күчерелгән татарлар.

Алга таба татарларның күченүе Горнозаводск цемент заводы төзелүе (1940–1950 еллар) һәм районда агач әзерләү күләменең артуы (1960–1970 еллар) белән бәйле була.

Хәзерге вакытта «Пермь мөфтиятенең Горнозаводск шәһәре мәхәлләсе» мөселман дини оешмасы эшли. Соңгы еллар дәвамында ул Койва поселогы станциясендә Сабан туе оештыра.

Күренекле кешеләре

Горнозаводск районында медицина фәннәре докторы И.А.Шәрипов туган (Зыковский поселогы).