Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1932 елда оештырыла. Үзәге – Шемышейка эшчеләр поселогы (Пенза шәһәреннән 45 км ераклыкта урнашкан). Мәйданы – 1595,10 кв.км.

Халкы – 16720 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1641 кеше. Тупланып, Оз авылында яшиләр (2016 елда – 1500 ләп кеше; 1914 елда – 5,4 мең кеше, 1931 елда – 6,1 мең кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Авылга 1683 елда Саранск һәм Темниково полк татарлары нигез сала. XIX йөздә ул Урта Идел буе территориясендә дин-мәгариф үзәкләренең берсе була. 1886 елда монда алты мәчет, алар каршында бер мәдрәсә эшли. XX йөз башында унбер мәчет һәм ике мәдрәсә була. 1911 елда ун мәчет, алар каршында алты мәдрәсә эшли.

1991 елдан авылда бер мәчет, аның каршында мәдрәсә бар. Авыл мәдәният йорты каршында иҗат коллективлары: татар хоры, «Чишмә» татар халык ансамбле, «Инеш» балалар вокаль ансамбле, драма түгәрәге, «Ләйсән» һәм «Энҗе» хореография түгәрәкләре эшли. Алар Сабан туе, Татар мәдәнияте фестивале кебек өлкә һәм район чараларында катнаша.

Оз авылында мөнәҗәтләр башкару традициясе сакланып калган һәм үсә бара.