Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1927 елда оештырыла. Мәйданы – 3684 кв.км. Үзәге – Илек авылы (Оренбург шәһәреннән 128 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24436 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 2873 кеше (2010 ел).

Татарлар Озёрки, Нижнеозёрное, Мухран (2016 елда – 427 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Мухран авылы 1773 елдан мәгълүм, татарлар анда рус халкы белән катнашып яши; мәчет эшли (1920 еллар ахырына – 1930 еллар башына кадәр), 1900 елда мәхәллә халкы 1072 кеше тәшкил итә.

Озёрки авылына татарлар 1910 елларда нигез сала; 2 мәчет эшли – берсе XIX йөздә төзелә, аның каршында мәдрәсә эшли, икенчесе – XX йөз башында төзелә; 1897 елда мәктәп ачыла.

XX йөз башында Нижнеозёрное авылында мәчет эшли.

1925–1955 елларда Нижнеозёрное авылында, 1970–1981 елларда Озёрки авылында, 1940 еллар ахырына кадәр Мухран авылында татар мәктәпләре эшли. Хәзерге вакытта Озёрки авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә, мәдәният йортында татар үзешчән коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Районда Советлар Союзы геройлары Ш.Ә.Гыйззәтов (Мухран авылы) һәм Ф.С.Шаһгалиев (Озёрки авылы), генерал-майор Г. И.Мөхәммәтҗанов (Озёрки авылы) туган.

1933–1984 елларда Илек районында авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Хисаметдинов эшли.