Биографиясе

1892 ел, Рязань губернасы Касыйм шәһәре – 1925 елның 30 марты, Ленинград шәһәре.

Санкт-Петербургта Александра театры каршындагы студияне тәмамлый. 1917 елның сентябрендә Казанда «Сәйяр» труппасына керә. 1917–1918 елгы сезонда Галиябану (М.Фәйзинең шул исемдәге әсәре буенча), Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Биби («Назлы кияү», К.Тинчурин), Елена («Мещаннар», М.Горький), Аня («Чия бакчасы», А.П.Чехов) рольләрен зур уңыш белән башкара.

1918–1920 елларда Ә.Г.Синяева мөселман хәрби комиссариаты каршындагы татар театр труппасы составында эшли. 1920–1921 елларда Беренче татар дәүләт драма труппасында, анда Рокыя («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Марья Антоновна («Ревизор», Н.В.Гоголь) рольләрен башкара.

Әдәбият

Татар театры (1906–1926). Казан, 2003.

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство. 1906–1941. Казань, 1992.