Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясенең Европа өлешендә, Идел елгасы бассейнында, Идел буе федераль округы составында урнашкан. 1929 елда оештырыла.

Мәйданы – 76,9 мең кв.км. Үзәге – Түбән Новгород шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 402 км көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 3260267 (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 44103 кеше (1926 елда. – 79897, 1939 елда – 88241, 1959 елда – 66996, 1970 елда – 71794, 1979 елда – 68632, 1989 елда – 58603, 2002 елда – 50609 кеше).

Тупланып Балахна, Бор, Дзержинск, Кстово, Түбән Новгород; Кызыл Октябрь (17 торак пунктта), Сергач (7), Спас (4), Пилнә (4), Княгинино (1), Беренче Май (1) һәм Сеченово (1) районнарында яшиләр.

Өлкә территориясендә татарлар

Татарлар Түбән Новгород өлкәсе территориясен XIII–XV йөзләрдә үзләштерә башлый. Шул ук вакытта Сараклыч (хәзер Саров) шәһәренә, Арзамас шәһәре янындагы татар авылларына нигез салына.

XV–XVI йөзләрдә өлкәнең көньяк-көнчыгыш өлешендә (Пьяна һәм Сура елгалары буе) татарлар саны Мещерадан, Кадом, Кормыш, Ядриннан һ.б. җирләрдән күченгән йомышлы татарлар исәбенә арта. Алар, таралып, рус, мордва, мари авылларында урнаша.

1612 елда Алатырь өязендә 13 йомышлы татар авылы, шул исәптән Арзамас һәм Кормыш өязләрендә татар авыллары була.

1780 елда Кормыш өязе, татар торак пунктлары белән бергә, Түбән Новгород наместниклыгыннан Сембер наместниклыгына (1796 елдан – губерна) күчерелә. 1870 елда Кормыш өязендә – 20492, 1871 елда Түбән Новгород губернасында 35339 татар исәпләнә (1897 елда – 68435 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

1844 елда Түбән Новгород губернасында Дәүләт милке министрлыгына караган 16 татар мәктәбе эшли, 1897 елга аларның саны 26 га җитә.

Татарлар тормышында Түбән Новгород ярминкәсе зур роль уйный. Анда татар эшмәкәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре килә, рухи һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре сөйләшенә. Ярминкәдә татар дини һәм дөньяви китаплар сатыла, матбугатка язылып була, 1905 һәм 1906 елларда Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары уздырыла (1905 елда «Иттифак әл-Мөслимин» партиясе оештырыла).

1915 елда Түбән Новгород губернасында һәм Сембер губернасының Кормыш өязендә 160 лап мәчет (шул исәптән Түбән Новгородтагы Җамигъ һәм Ярминкә мәчетләре) исәпләнә, һәр мәчет каршында мөселман уку йорты (иң атаклылардан – XIX йөз башында Куйсуы (Овечий Овраг) авылында төзелгән мәдрәсә, хәзер Кызыл Октябрь районына керә) эшли.

1922 елда Кормыш өязе Түбән Новгород губернасына кергәч, татарлар 161,3 мең кеше (1926 ел) исәпләнә.

Совет чорында өлкәдә татар телендә «Октябрь коммунасы» (1931–1963 еллар), «Сталин байрагы» (1945–1955 еллар), «Коммунизм байрагы» (1955–1957 еллар) газеталары нәшер ителә.

1937 елда өлкәдә 35 татар мәктәбе була. 1921 елда Сафаҗай (Красная Горка) авылында татар педагогика техникумы ачыла, 1923 елда ул Түбән Новгородка күчерелә; 1932 елдан 1960 еллар башына кадәр хәзерге Сергач районының Кучкай Пожары авылында педагогика училищесе буларак эшли.

1980 еллар ахырында өлкәдә татар иҗтимагый хәрәкәте активлаша. Түбән Новгородта Татар мәдәнияте үзәге (1989 елдан), «Туган як» татар мәдәнияте оешмасы (1993 елдан, 1996 елдан – Үзәк), «Мишари-нижгары» («Мишәрләр-нижгарлар») иҗтимагый-сәяси хәрәкәте (1993 елдан), «Якташлар» татар мәдәнияте үзәге (1998 елдан), «Россия халыклары ассамблеясы» Түбән Новгород бүлекчәсе (2000 елдан), «Туган як моңнары» эстрада җыры татар ансамбле (1991 елдан) эшли.

2004 елда шушы оешмалар нигезендә, туган телне һәм милли мәдәниятне саклап калу мәсәләләрен хәл итү өчен, Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк мили-мәдәни автономиясе оештырыла. Аның каршында «Ак калфак» хатын-кызлар, «Нур» һәм «Хәрәкәт» яшьләр оешмалары, «Шатлык» клубы һәм театр студиясе эшли.

1990 елдан Сабан туе үткәрелә (2001 елдан – шәһәр, 2009 елдан – өлкә). 2005 һәм 2016 елларда Түбән Новгородта 5 нче һәм 16 нчы Федераль Сабан туе булып уза. 1992 елдан Нәүрүз бәйрәм ителә.

Татар мәдәнияте (1991 елдан), «Туган як таңнары» музыка (1993 елдан), «Яшь талантлар» иҗат яшьләре (1993 елдан), Р.Ваһапов исем. татар җыры, «Милли көй» татар халык иҗаты фестивальләре уздырыла.

Даими рәвештә Кави Нәҗми истәлегенә татар әдәбияты көннәре, ел саен «Фәезханов укулары» фәнни-гамәли конференциясе һәм «Рухи мирас» фәнни-гамәли семинары, фәнни-гамәли конференцияләр, шагыйрь Г.Тукай һәм М.Җәлил истәлегенә багышланган төрле чаралар, мәктәп укучылары өчен викториналар һ.б. уздырыла.

Түбән Новгород (1990 елдан) һәм Дзержинск (1991 елдан) шәһәрләрендә татар якшәмбе мәктәпләре эшли.1994 елдан татар теле һәм әдәбияты буенча ел саен олимпиадалар үткәрелә.

Сеченово районының Кызыл Атау (Красный Остров) авылында К.Нәҗми музее (1976 елдан), Кызыл Октябрь районының Чүмбәли (1996 елдан) һәм Зур Рбишча (1998 елдан), Спас райнының Бозлау (1999 елдан) авылларында төбәк тарихы музейлары, Пилнә районының Сафаҗай авылында Х.Фәезханов музее эшләп килә.

«Шәкерт» һәм «Яшьлек» кушымталары булган «Туган як» (1990 елдан, Сергач шәһәре), «Авыл хәбәрләре» (1998 елдан, Кызыл Октябрь районының Уразовка авылы), «Милләт» кушымталы «Мишәр дөньясы» (2007 елдан, Түбән Новгород шәһәре) газеталары, ике телдә «Нижегородские татары. Нижгар татарлары» журналы (2014 елдан, Түбән Новгород шәһәре) нәшер ителә.

2004 елдан Түбән Новгородта рус телендә «Медина аль-Ислам» газетасы, «Минарет» журналы, «Ислам в современном мире» һәм «Ислам на Нижегородчине» альманахлары чыга. Өлкә татарларының рәсми интернет-сайты эшли.

Татар һәм рус телләрендә җирле төбәк тарихчылары, тарихчылар, язучылар һәм шагыйрләрнең китаплары басыла. 2004 елда – «История татарских деревень Нижегородского края», 2005 елда – «Жизнь замечательных земляков» китаплар сериясе, 2008 елда «Нижегородские татары» биографик сүзлек нәшер ителә.

Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенә берләшкән 50 дән артык мәчет, Х.Фәезханов исем. Түбән Новгород ислам институты, Түбән Новгородта «Махинур» мәдрәсәсе (1993 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсендә Советлар Союзы Герое Я.С.Шәкүров, геология-минералогия фәннәре докторы Э.А.Бакиров, физика-математика фәннәре докторы А.В.Әминова (Лысково шәһәре), шәркыятьче галим М.Г.Сәләхетдинова, самбо буенча атказанган спорт остасы Р.Х.Рәхмәтуллин туган.

Советлар Союзы Герое Г.Г.Гобәйдуллин, Дан орденының тулы кавалеры З.И.Мещеров, Ленин ордены кавалеры Т.Ф.Сәйфи, техник фәннәр докторы Х.Ш.Зябиров. химия фәннәре докторы Н.Х.Әһлиуллов, юридик фәннәр докторы М.Ә.Нагорнаяның тормышы һәм эшчәнлеге Түбән Новгород өлкәсе белән бәйле.