Эчтәлек

«Дәрвиш» атамасы XI йөздән мәгълүм, шул вакыттан ук суфиларның остазлар җитәкчелегендәге рәсми булмаган түгәрәкләре оешу киң колач ала.

Иранда, Урта Азия һәм Төркиядә «Дәрвиш» атамасы шулай ук шәхси милке булмаган, ярлылыкта яшәүче мистик-аскет сукбай мәгънәсендә дә кулланылган.

Дәрвишләр ике зур төркемгә – сукбайларга, ил гизеп йөрүчеләргә һәм остаз (ишан, шәех) кул астында даими бер урында яшәүчеләргә бүленә. Соңгыларына борадәрлеккә якын торучылар – үз өйләрендә яшәп эш белән шөгыльләнүчеләр дә (һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм башкалар) керә. Аларга борадәрлекнең махсус көндәлек гыйбадәтләрен үтәү, яшәү урыннарында атнаның яки айның катгый билгеләнгән көннәрендә җәмәгать намазларында (зикер), шулай ук гадәти дини бәйрәмнәрдә катнашу мәҗбүр итеп куела.

Дәрвиш Идел буенда Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм. Казан янында Дәрвиш белән бәйле топонимнар сакланган (Олы һәм Кече Дәрвишләр бистәсе авыллары һәм башкалар).

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: 2 томда. Казань, 1887–1890;

Ислам в Среднем Поволжье: История и современность. Казань, 2001; 

De Weese Devin A. Islamization and Native Religion in the Golden Horde: Baba Tukles and Conversion to Islam in Historical and Epic Tradition. University Park Penn., 1994;

Kemper M. Sufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien, 1789–1889: der Islamische Diskurs unter Russicher Herrschaft. B., 1998.

Автор –А.Ю.Хәбетдинов