- РУС
- ТАТ
(грек. genesis – барлыкка килү), нәселдәнлек һәм организмнарның үзгәрүчәнлек законнарын һәм шушы үзлекләр белән идарә итү ысулларын өйрәнә торган фән
Генетика организмнарның иң төп, фундаменталь үзлекләрен өйрәнә; гомумтеоретик әһәмияткә ия һәм хәзерге заман биологиясендә әйдәп баручы урынны алып тора.
Тикшеренү объектына һәм дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, үсемлекләр, хайваннар генетикасы, кеше микроорганизмнар генетикасы, соматик күзәнәкләр генетикасы, молекуляр генетика, генетик инженерия, цитогенетика, радиацион генетика, эволюцион генетика, популяцияләр генетикасы аерып өйрәнелә.
Генетиканың фән буларак барлыкка килүе Г.Мендель исеме белән бәйле, ул билгеләрнең нәселдән күчү закончалыкларын һәм нәселдәнлекне өйрәнү алымын тәкъдим итә (1865 ел). Аның хезмәтләре 35 елдан соң гына таныла. Иң беренче этапта Мендель законының күпьяклы булуы билгеләнә. 1910 елларда Т.Морган һәм аның күпсанлы укучылары тырышлыгы белән нәселдәнлекнең хромосомалар теориясе формалаша.
1920–1930 елларда индуцияләнелгән мутагенез күренеше ачыла, ул геннарның – нәселдәнлек берәмлекләренең төзелешен өйрәнергә һәм төрле нәселдәнлек үзгәрешләре – мутация китереп чыгарырга мөмкинлек бирә.
1940 елларда нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлекнең молекуляр механизмнарын өйрәнү зур үсеш ала, бу исә генетик материалның химик табигатен ачыкларга, генетик информацияне кодлаштыру һәм куллану ысулларын билгеләргә, геннар активлыгын көйләү юлларын эшләргә мөмкинлек бирә. Киңкүләмле халыкара «Кеше геномы» проекты гамәлгә куелу, геннар инженериясе методы эшләнү әлеге фәнни эзләнүләрнең логик нәтиҗәсе булып тора.
СССРда генетик фәнни тикшеренүләр үсеше Н.И.Вавилов, Н.К.Кольцов, А.С.Серебровский, Ю.А.Филипченко, С.С.Четвериков һәм башка галимнәр исеме белән бәйле.
1930 елларда совет генетиклары мәктәбе, америкалыларныкы белән беррәттән, бөтендөнья фәнендә әйдәп баручы урынны ала.
1930 еллардагы сәяси хәлләр, 1948 елда В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең (ВАСХНИЛ) сессиясе 1965 елга кадәр бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләрне туктатып тора.
Илдә генетиканың яңадан торгызылуы С.И.Алиханян, Б.Л.Астауров, Д.К.Беляев, С.М.Гершензон, Н.П.Дубинин, М.Е. Лобашёв, И.А.Рапопорт, Н.В.Тимофеев-Ресовский, Р.Б.Хесин, Н.И.Шапиро исемнәре белән бәйле.
Казанда яшь фән белән иң беренче булып медицина галимнәре кызыксына башлый.
В.С.Груздев кешедә тумыштан килгән аномалияләр турында байтак хезмәтләр бастыра: «Гариплекләр һәм гарипләр» («Уродства и уроды», 1914 ел), «Нәселдәнлек» («Наследственность», 1917 ел), «Гариплекләр һәм аларның килеп чыгышы» («Уродства и их происхождение», 1929 ел).
1930 еллар башында В.Н.Слепков Казан университетында генетик фәнни тикшеренүләр оештырырга омтылыш ясый. Әмма озакламый ул кулга алына, генетика лабораториясе ябыла.
1960 елларда В.М.Сироткин тарафыннан яңадан өйрәнелә башлаган медицина генетикасы Я.Ю.Попелянский, Н.Ү.Әхмәров һәм М.Ф.Исмәгыйлев хезмәтләрендә алга таба үсеш ала.
1970 еллар ахырында Республика клиник хастаханәсе каршында генетика кабинеты эшли башлый. Соңыннан ул яңа туган балалардагы нәселдәнлек аномалияләренә диагноз куюны тормышка ашыручы медик-генетика консультациясе итеп үзгәртелә.
1976 елда Казан университетында генетика кафедрасы ачыла, «генетика» белгечлеге буенча студентлар әзерләү башлана. Кафедраның төп юнәлеше репарация, рекомбинация һәм мутагенез процессларының молекуляр механизмнарын тикшерү белән бәйле: Bacillus subtilis – печән таякчыкларында рекомбинация процессларын контрольдә тотучы яңа геннар табыла һәм клонлаштырыла, бактерияләрдә «адаптив» мутагенез үзенчәлекләре тикшерелә, картаю процессында кремнийның көйләүче роль уйнавы билгеләнә (Б.И.Барабанщиков, С.В.Малков).
Микробиология кафедрасында РНКаза структурасын кодлаштыручы генны клонлау һәм өйрәнү (И.Б.Лещинская), ягъни генетик инженерия буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла, целлюлозаны җимерүче ферментлар структурасын кодлаштыручы геннардан рекомбинант клон алу буенча эзләнүләр исә биохимия кафедрасында үткәрелә (В.Г.Винтер).
1990 еллардан Казан университетында (О.Н.Ильинская) һәм Казан медицина университетында (В.В.Семёнов) экология генетикасы буенча фәнни тикшеренүләр башлана.
Генетика белгечләрен әзерләү башка оешмаларда да генетик фәнни тикшеренүләр җәелдерү мөмкинлеге бирә.
РФА КГҮнең Казан биохимия һәм биофизика институтында микоплазмаларның молекуляр Генетикасы буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла, алар нигезендә кешедә, хайван һәм үсемлекләрдә микоплазмалы инфекцияләрне ачыклау өчен диагностик препаратлар (ДНК-зондлар) эшләнелгән (В.М.Чернов, О.А.Чернова): феноллы метаболизм геннары буенча модификацияләнгән соя үсемлегенең трансген формалары алына; соматик күзәнәкләрне гибридлаштыру алымы белән культуралы һәм күпьеллык карабодайның төрара гибридлары табыла (Н.И.Румянцева).
Аеруча куркыныч инфекция тудыручыларны аерып алу алымнарын молекуляр-генетик юнәлештә тикшерүләр, бруцеллёз, түләмә, листериоза һәм башка авыруларны кисәтү максатында яңа вакциналар булдыру өчен Бөтенроссия фәнни-тикшерү ветеринар институтында фәнни эзләнүләр җәелдереп җибәрелә (А.М.Алимов, Т.Х.Фәизов, О.А. һәм В.М.Черновлар).
Казан ветеринар академиясендә генетика һәм авыл хуҗалыгы хайваннары үрчетү кафедрасы ачыла (1965 ел), мөгезле эре терлекнең продуктлылыгы һәм авыруларга каршы торучанлыгы җәһәтеннән кан төркемнәре тикшерелә башлый (С.Х.Ларцева).
Сөт бирүче хайваннарның токымын яхшырту максатында, 1990 елларда, сыерларның сөтле токымнарын камилләштерү ниятеннән сөт аксымы генетикасын фәнни тикшерү эшләре башланып китә (Р.А.Хәйретдинов, Э.С.Гобәйдуллин).
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында авыл хуҗалыгы культураларының кирәкле үзлекләре булган сортларын алу өчен гибридлаштыру кулланыла. Бу ысул, иммунитетлы донорлар һәм сыйфатлы орлыклар җәлеп итеп, катлаулы баскычлы һәм төрара серкәләндерүгә нигезләнеп эшләнә. Шулай ук индукцияле мутагенез, гетерозис һәм биотехнология ысуллары кулланыла. Шушы юл беләнн көзге арышның (М.Л.Пономарёва, С.Н.Пономарёв), көзге бодай (Э.Ф.Ионов), борчак (А.Н.Фадеева), карабодайның (Ф.З.Кадыйрова), тары (Н.Ш.Хисаметдинов); арпа (В.И.Блохин), сабан бодаеның (Н.Э.Василова), люцерна (М.Ш.Лапина) һәм җиләк-җимеш культураларының (Г.Е.Осипов) югары сыйфатлы сортлары чыгарыла.
Генетик тикшеренүләрнең төп алымы – генетик анализ. Аның ярдәмендә генотипның төзелеше ачыклана, геннарның тәэсир итү механизмы һәм аларның организмнар үсешенә йогынтысы билгеләнә.
Микроорганизм һәм вирус штаммнары, соматик күзәнәк культуралары, хайван һәм үсемлекләр өлкәсендә дрозофила, тычкан, күсе, кукуруз, арабидопсис, борчак һәм башканың махсус оештырылган модельле (югары сыйфатлы) объектлары файдаланыла. Биохимик һәм цитохимик алымнар, спектроскопия, авторадиография, рентген-төзелеш анализы, оптик һәм электрон микроскопия дә кулланыла.
Генетика күп кенә гомуми биология фәннәре белән бәйләнештә. Эволюция теориясен раслауда һәм үстерүдә ул зур роль уйнады.
Генетика биохимия, цитология һәм эмбриологиянең тыгыз бәйләнеше шартларында организмнарның индивидуаль үсеш процессында генетик аппаратның ролен өйрәнә.
Генетика, биохимия, физиология һәм медицина арасындагы үзара бәйләнеш күп кенә авыруларның нәселдән күчүен, аларның молекуляр механизмын билгеләргә, кисәтү һәм дәвалау алымнарына керешергә, яман шеш авыруын беренче стадиядә дәваларга, шулай ук вакытыннан алда картаюның генетик сәбәпләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Селекция алымнарын теоретик нигезләүгә дә генетика мөһим өлеш кертә.
Генетик тикшеренүләрне Россия Федерациянең генетика буенча фәнни советы, Генетиклар һәм селекционерларның Вавилов җәмгыяте (ВОГиС) җайга сала.
5 елга бер тапкыр генетикларның халыкара конгрессы җыела. ВОГиСның съезды үткәрелә.
1976 елдан ВОГиСның Казан бүлеге, 1994 елдан Медицина генетиклары җәмгыятенең Казан бүлеге эшли.
Лобашёв М.Е. Генетика. Ленинград, 1967;
Классики советской генетики. Ленинград, 1968;
Гершензон С.М. Основы современной генетики. Киев, 1983;
Айала Ф., Кайгер Дж. Современная генетика: В 3 т. М., 1987;
Гайсинович А.Е. Зарождение и развитие генетики. М., 1988;
Хрестоматия по генетике. Казань, 1988;
Ермолаев А.И. Тёмные и светлые стороны казанской генетики // Природа. 1996. № 6;
Кузнецова Н.Н., Винтер В.Г. Методы генной инженерии. М., 1997;
Сингер М., Берг П. Гены и геномы. М., 1998.
Автор – Б.И.Барабанщиков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.