Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4,2 мең кв.км. Үзәге – Назарово шәһәре (Красноярск шәһәреннән 192 км читтә урнашкан), район составына керми.

Халкы – 22840 кеше, шул исәптән татарлар – 379 (2015 ел).

Татарлар тупланып Дорохово (73 кеше) һәм Ельник (27) авылларында, Преображенский (86) һәм Предгорный (21) поселокларында, Медведск (45), Урта Берёзовка (36), Жгутово (33), Югары Берёзовка (15), Московка авылларында һ.б. яшиләр.

Күренекле кешеләре

Назарово шәһәрендә көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы А.Фарукшин туган.