Биографиясе

1923 елның 6 ноябре, Чистай кантоны Кубас авылы – 2011 елның 14 октябре, Казан.

1941–1988 елларда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә дә эшли, җыю бригадасы бригадиры (1959 елдан). Цехта беренче булып шәхси сыйфат келәймәсе кую хокукын ала. Продукция сыйфатын күтәрү һәм технологик процессларны камилләштерү буенча 90 нан артык рационализаторлык тәкъдимен гамәлгә кертә.

1967–1971 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Герой исеме 7 еллык планны (1959–1965) үтәгәндәге һәм яңа техника булдырудагы уңышлары өчен бирелә.

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Толстой И. Карпов Михаил Васильевич // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–78 гг.): Документальные очерки. Казань, 1980. Кн. 1;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. Казань, 2003.