Биографиясе

1916 елның 15 мае, Самара губернасы, Бөгелмә өязе, хәзер Азнакай районы Сарлы авылы — 2003 елның 1 декабре, шунда ук.

Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда туган авылында башлый, тракторчы булып эшли (1936 елдан).

1946–1951, 1972–1982 елларда Сарлы авыл советы рәисе, 1951–1972 елларда Азнакай районының «Алга» колхозы рәисе.

Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә колхозда авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышына ирешелә, терлекчелектә продуктлылык арта; хуҗалык исәбе гамәлгә кертелә, көчле матди-техник база, социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла.

Герой исеме бөртекле ашлык һәм терлек азыгы культураларын җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешелгән уңышлары һәм техниканы югары нәтиҗәле файдаланганы өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Хаҗиәхмәтов бюсты Азнакай шәһәренең Геройлар аллеясында куела.

Әдәбият

Белокопытов С. Хазиахметов Вагиз Хазиахметович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980. Кн. 1; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003; 

Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины, труженики, патриоты: Биогр. справ. М., 2006.