Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның төньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 106,23 мең кв.км. Үзәге – Енисейск шәһәре (Красноярск шәһәреннән 330 км читтә урнашкан).

Халкы – 23821 кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда – 430 кеше, башлыча, район үзәгендә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр Енисейскида мәчет (1905 елда ачыла, реставрациядән соң яңадан 2003 елда ачыла), мәдрәсә була.

1940 еллар башына кадәр татар мәктәбе, 1941–1957 елларда педагогика училищесендә татар бүлеге, 1961 елга кадәр М.Вахитов исем. татар клубы эшли.

1989 елдан районда татар мәдәни үзәге эшли, «Туган тел» фольклор ансамбле оештырыла, ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә.