Гомуми мәгълүмат

Иркутсктан 46 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1948 елда эшчеләр бистәсе буларак нигез салына.

Халкы – 227507 кеше, шул исәптән татарлар – 3000 кеше (2015 ел). Урта Идел һәм Урал буе татарлары XVII йөздә яши башлыйлар.

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге вакытта шәһәрдә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен популярлаштыру белән «Чишмә» татар милли-мәдәни автономиясе шөгыльләнә. Аның каршында 1995 елдан шул ук исемдәге фольклор ансамбле эшли, 2015 елда татар телен өйрәнү курслары оештырыла. Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме, Нәүрүз, Каз өмәсе үткәрелә.

2011 елда Ангарсктан килгән делегация I Байкал буе татар яшьләре форумы эшендә катнаша.

Беренче шәһәр төзүчеләреннән, экскаватор машинисты С.Г.Фәйзуллинга 1969 елда «Ангарск шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә, шәһәрнең бер урамы аның исеме белән атала. «Родничок» балалар театр-студиясе җитәкчесе – режиссер Т.Р.Хәмитов. Шәһәрнең иң зур предприятиесе «Ангарск нефть химиясе компаниясе» акционерлык җәмгыятенә Татарстан һәм Башкортстаннан үткәргеч торбалар буйлап нефть килә.