Гомуми мәгълүмат

Чуаш Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1927 елда оештырыла. Мәйданы – 799,1 кв.км. Үзәге – Шомырша авылы (Чабаксар шәһәреннән 160 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12846 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1601 кеше. Алар, тупланып. Өч Балтай (2010 елда – 1111 кеше) һәм Чепкас-Никольское (19), Байтирәк (252) һәм Асан (96) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

«Яшьлек» балалар фольклор коллективы (2004 елдан, Байтирәк авылы); Өч Балтай (1905 елда төзелә; тарихи һәм мәдәни истәлек), Байтирәк (1909 ел) һәм Асан (1998 ел) авылларында мәчетләр эшли.

Байтирәк һәм Өч Балтай авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

2008 елда Шомырша районында Татар мәдәнияте көненә багышланган «Татар халкының рухи байлыгы» фестивале, 2009 елда Өч Балтай авылында «Через книгу – к согласию народов» төбәкара милли китап фестивале кысаларында Татар китабы бәйрәме үткәрелә.