Гомуми мәгълүмат

Чуаш Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы – 516,8 кв.км. 1927 елда оештырыла. Үзәге – Козловка шәһәре (Чабаксар шәһәреннән 95 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19727 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1190 кеше. Алар, башлыча, Янгелде (2002 елда – 367 кеше) һәм Әлмән (198) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр Янгелде авылында (элекке исеме – Кармыш) өч мәчет һәм өч мәдрәсә эшли.

Хәзерге вакытта Янгелде (1994 елдан) һәм Әлмән (2001 елдан) авылларында мәчетләр бар. 2002 елдан Янгелде авылы китапханәсе каршында Татар китабы үзәге эшли; 2004 елда «Литературный караван» проекты кысаларында «Возьмемся за руки, друзья!» дигән татар китабы фестивале уздырыла.

«Ләйсән» фольклор ансамбле (Янгелде авылы) һәм «Бәхетле» татар хатын-кызлар клубы (Төрләмә авылы) эшли. 2000 елда авыл территриясендә Я.Г.Бикчәнтәев исемендәге «Байраш» ял паркы ачыла. Янгелде авылы мәктәбендә (2011 елдан М.А.Салихов исемендә, бинага мемориаль такта куела, аның исемендә сквер булдырыла) татар теле предмет буларак өйрәнелә. Ел саен Сабан туе һәм «Чишмә бәйрәме» үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Янгелде авылында:

  • Советлар Союзы Геройлары С.Х.Кәримов һәм М.Г.Салихов,
  • Дан орденының тулы кавалеры Я.Г.Бикчәнтәев,
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Д.З.Фәтхуллин,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Г.С.Галиев,
  • ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре М.З.Бикбулатова туган.