Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 301 км көнбатыштарак урнашкан. 1758 елда нигез салына. Халкы – 25977 кеше (2015ел). Татарлар саны 2010 елда – 1006 кеше (2002 елда – 1219 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Усть-Катавта татарлар XX йөздә урнаша башлый (1917 елда – 14, 1920 елда – җиде, 1926 елда унбер кеше яши).

1930 еллардан татарлар саны арта, күчеп килүче татарларның күбесе Усть-Катав вагоннар төзү заводында эшли. Бөек Ватан сугышы елларында алар, башлыча, Лаклы, Мияшәгәр, Нәсибаш (хәзер Башкортстан Республикасының Салават районы) авылларыннан һәм Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәреннән Усть-Катавның алтынчы һөнәр училищесен тәмамлаган 14–15 яшьлек егетләр; сугыштан соңгы чорда – демобилизацияләнгән Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары; 1960–1980 елларда – югары һәм урта техник уку йортларын тәмамлагач, Усть-Катавка билгеләнгән яшь белгечләр.

1959 елда вагон төзүчеләр мәдәният йорты каршында татар-башкорт җыр һәм бию ансамбле оештырыла. 1989–1995 елларда «Дуслык» татар-башкорт мәдәни үзәге эшли, аның ярдәме белән Усть‑Катавта Сабан туе уздырыла (1990, 1991 еллар), бию коллективы оештырыла, бишенче мәктәптә системалы рәвештә татар һәм башкорт телләре өйрәнелә.

1990 еллар ахырында шәһәрдә «Умырзая» татар-башкорт хатын-кызлар клубы эшли, 2001–2002 елларда Усть‑Катав һәм Башкортстан Республикасының Салават районы башкортлары һәм татарлары I һәм II корылтайлары (2002–2006 елларда II корылтай башкарма комитеты «Корылтай» мәдәни ял үзәге буларак эшли) булып уза.

2006 елда «Дуслык» татар-башкорт мәдәни үзәге яңадан эшли башлый, «Тамсылар» татар-башкорт балалар бию коллективы бар. Үзәк «Чәйханә» музыкаль‑фольклор кичәләре, Корбан бәйрәме һәм Сабан туе даими үткәрә. 2014 елда Усть‑Катавта «Уралым» төрки халыклар традицион иҗатының төбәк фестивале, 2015 елда фестивальнең гала- концерты булып уза. Шәһәр китапханәләренең берсе каршында «Йондоз» татар-башкорт хатын-кызлар клубы эшли.

1995 елдан мәчет бар.

Күренекле кешеләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты Ә.А Минһаҗевнең тормышы һәм эшчәнлеге Усть-Катав шәһәре белән бәйле.