Биографиясе

1940 елның 1 гыйнвары, Кыргызстан ССРның Җәлалабад шәһәре — 2012 елның 8 августы.

Казан университетын тәмамлый (1962), РФА КГҮнең Биохимия һәм биофизика институтында эшли (бүленеп: 1970–1985 елларда Казан химия-технология институтында), 1985–1992 елларда молекуляр биофизика лабораториясе мөдире, профессор (1986), 1992–2002 елларда институт директоры, 2002 елдан фәнни хезмәткәр.

Хезмәтләре югары молекуляр гетероген системаларга (табигый һәм синтетик полимерларга, катлаулы биологик системаларга) карый. Федотов, беренче буларак, ТМР алымы ярдәмендә үсемлек һәм хайван тукымаларындагы су күрсәткечләренең чиста суныкына якынлыгын күрсәтә. ТМРда яңа тикшеренү өлкәсе — югары молекуляр гетероген системаларның комплекслы спектроскопиясен булдыра. Аксымнарның динамикасын һәм гидратациясен тикшергәндә аксымнарда һәм синтетик полипептидлардагы локаль хәрәкәтнең 3 тибын идентификацияли һәм микъдар җәһәтеннән тасвирлый (корреляция функцияләре атамаларын кулланып), электростатик кыр флуктуацияләре белән корулы һәм котыплашкан аксым төркемнәренең конформацион хәрәкәтенең корреляцион функциясе арасында микъдари бәйләнешне билгели. Федотов аксымнарның үзара электр статик тәэсирләшүе нәтиҗәсендә эремәдәге аксым макромолекулаларының Броун әйләнмәле хәрәкәте анизотропиягә дучар була дигән ачыш ясый.

Хезмәтләре

Структура и свойства микроэмульсий масло-вода // Журн. общей химии. 2002. Т. 72, № 7; 

Сорбция паров воды и ацетонитрила сывороточным альбумином человека // Журн. физ. химии. 2002. Т. 76, № 12.