400 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре очрый. Чәчле каеккузак (O. pilosa) ара-тирә барлык районнарда, купшы чәчәкле каеккузак (O. floribunda), Ипполит каеккузак (O. hippolytii), башаклы каеккузак (O. spicata) Кама аръягында очрый. Далаланган сөзәклекләрдә үсәләр.

15-40 см биеклегендәге күпьеллык үсемлекләр. Тамырлары үзәк, туфракта тирәнгә китә. Яфраклары чиратлашкан, парсыз каурыйсыман. Тамыр яны яфраклары яфрак таралгысы хасил итә. Чәчәкләре сары, алсу, ак төстә, чуксыман куентылы чәчәк төркемендә. Җимеше – кузак. Май-августта чәчәк аталар. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Декоратив үсемлекләр, бордюрлар ясаганда утыртыла.

Купшы чәчәкле  каеккузак, Ипполит каеккузак, башаклы каеккузак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).