Укыту системасы

Уку йорты җитәкчесе карары белән мәктәпне тәмамлагач кабул ителгәннәр.

Мәдрәсәдә уку дәвамлылыгы билгеләнмәгән, укучының мөмкинлекләре һәм өлгерешенә бәйле рәвештә ул 10 елга һәм аннан да озаккарак сузылырга мөмкин була. ХХ йөз башында иң озак уку вакыты 14 ел тәшкил итә.

Кайбер мәдрәсәләрдә күп баскычлы укыту системасы хөкем сөрә. Мәсәлән, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 3 разряд: башлангыч (5 сыйныф) — мәктәп курсын үз эченә ала, урта (6 сыйныф) — муллалар, мөгаллимнәр (мәктәпләр өчен укытучылар) һәм азанчылар (мәчет хезмәтчеләре), югары (3 сыйныф) — югары категориядә муллалар һәм мөдәррисләр (укытучылар) әзерли. Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә 4 баскыч: башлангыч (3 сыйныф), урта (4 сыйныф), югарыга әзерлек (4 сыйныф), югары (3 сыйныф) баскычлар була.

Дәресләр көн буе бара; кечкенә мәдрәсәләрдә төрле яшьтәге шәкертләр, төркемнәргә бүленмичә, бер бүлмәдә укыйлар.

Укыту өчен билгеләнгән түләү булмый, гадәттә, укытучыларга төрле төрдәге бүләкләр бирелә: чыганакларда күрсәтелгәнчә, укучылар һәм аларның ата-аналары, үзләренең хәлләренә һәм теләкләренә карап, җомга саен муллага һәм аның ярдәмчеләренә акчалата сәдака бирәләр; моннан тыш укучылар мөмкинлекләре буенча мәктәп бүлмәләрен җылыту һәм яктырту өчен акча бирәләр.

ХХ йөз башында кайбер мәдрәсәләрдә билгеләнгән түләү кертелә: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә уку өчен түләү 1913 елда һәр шәкерткә елга 10 сум була.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре. ХХ йөз башы

Эчке тәртибе

Шәкертләр, гадәттә, мәдрәсәдә яшиләр. Мәдрәсәне муллалар үз акчаларына, вакуфтан кергән акчага (бу максатларда мәчетләргә сәдака итеп бирелгән күчемсез милек һәм капитал) тоталар. Күпчелегенең даими һәм тотрыклы табыш чыганагы булмый, шуңа күрә күп вакыт акчалары җитми. Шәкертләр еш кына бик кысан шартларда укыйлар: биналар, гадәттә, кечкенә була (кайбер мәдрәсәләрнең генә җәмәгать биналары була, күп очракта алар мулла өендә урнашалар). Йокы бүлмәләре яисә мәктәп җиһазлары булмый, укучылар идәндә чыпталарда утыралар, йокы әйберләре шунда куела, гадәттә шунда ук ашыйлар да.

Эчке тәртипкә күзәтчелек итү өчен мулла өлкән укучылар арасыннан карап торучыларны билгели, алар җыештыру һәм бинаны ягып җылыту эшләрен бүләләр.

Шәкертләр. ХХ йөз башы фоторәсеме

Иске һәм яңа ысуллы мәдрәсәләр

Иске ысуллы мәдрәсәдә шәкертләр ислам нигезен, гарәп графикасын, дини-схоластик фәннәрне, каллиграфия, арифметиканы өйрәнәләр. Программаның нигезен мөселман гыйлеме били, гомуми белем фәннәре ярдәмче характерда була.

Яңа ысуллы мәдрәсәдә укыту программасына, дини фәннәрдән тыш, дөньяви фәннәр дә кертелә: гарәп, фарсы һәм рус телләре, география, тарих һ.б. Һәр мәдрәсә фәннәрне үз мөмкинлекләреннән чыгып сайлый, бердәм укыту программасы булмый; мәсәлән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре телләрне (татар, рус, гарәп, фарсы), әдәбият, арифметика, рәсем-сызым, физика, табигать белеме, география, тарих (гомуми, Россия, төрки халыклар тарихы, фән тарихы), философия, логика, психология, педагогика, юриспруденция, риторика, метрика, этика, медицина, милекне бүлү турында фәнне («фараиз») өйрәнә.

«Хөсәения» мәдрәсәсенең укыту планына 8 дини, 20 дөньяви фәннәр керә. Кайбер мәдрәсәләрдә рус мәктәпләренең барлык уку фәннәре укытыла. Мәдрәсәләрдә шәкертләр саны аерыла, бу мәдрәсә җитәкчеләре — мөдәррисләр һәм муллаларның укымышлылык дәрәҗәсенә һәм популярлыгына бәйле була.

«Мөхәммәдия» кебек зур мәдрәсәләрдә ХХ йөз башында 500 елдан артык укучы, 20 мөгаллим исәпләнә, һәм кечкенә, мәсәлән, Казандагы 5 нче таш мәчет каршындагы Сәгыйть мәдрәсәсендә барлыгы 42 укучы укый.

Казан губернасында 25 мәдрәсә эшли, аларда 1944 ир һәм 90 кыз балалар укый. Шулай ук Казанда «Касыймия», Уфада «Галия» һәм «Госмания», Оренбургта «Хөсәения», Троицкида «Рәсүлия» мәдрәсәләре киң танылу алалар.

Зур яңа ысуллы мәдрәсәләрдә чагыштырмача фикер хөрлеге хөкем сөрә, кайбер шәкертләр формаль булмаган җәмгыятьләргә берләшәләр, кулъязма журналлар, газеталар чыгаралар, спектакльләр куялар.

Революцион чуалышлар шартларында ХХ йөз башында болар барлык дини укыту системасына радикаль реформа уздыруны максат итеп куйган көчле шәкертләр хәрәкәте барлыкка килүгә этәрә.

Чыганаклар

Медресе г. Казани XIX — нач. XX вв.: Сб. док. и материалов. К., 2007; 

Медресе Казанской губернии второй трети XIX — начала XX в.: Сб. док. и материалов. К., 2012.

Автор — Л.М.Айнетдинова