Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына. Беренче атамасы – Воронцовка.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Арча кантоны Столбище волостена керә. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Комлы Кавал авыл җирлеге составында.

Халык саны

1926 елда – 7,
1958 елда – 102,
1970 елда – 177,
1979 елда – 157,
1989 елда – 84,
2002 елда – 76,
2010 елда – 92,
2017 елда – 175 кеше (руслар – 62%, татарлар – 38%).