Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1926 елда оештырыла. Мәйданы – 2397 кв.км. Үзәге – Саткы шәһәре (Чиләбедән 236 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 82452 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10303 кеше. Алар, тупланып, Бакал, Саткы шәһәрләрендә, Сулея поселогында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1651–1656 елларда Уфа өязенең көнбатыш чикләре буенда, Закаменск оборона сызыгында, башка йомышлы кешеләр белән бергә, гарнизон хезмәтен мишәрләр үти.

XX йөз башында Саткы заводында мәчет эшли. 1928 елда Саткы горняклар клубы каршында «Яналиф» җәмгыятенең татар-башкорт бүлекчәсе була.

1991 елдан Саткы шәһәре һәм Саткы районы Татар-башкорт мәдәни үзәге эшли, 1995 елда аның каршында гарәп телен өйрәнү сыйныфы ачыла, 2003 елда әдәби иҗат берләшмәсе оештырыла.

1998 елда Татар-башкорт үзәге ярдәме белән Р.Фәхретдин исемендәге Ислам институтының Саткы филиалы ачыла. 2001 елдан Сулея поселогында мәчет эшли. 2004 елда Саткы шәһәре ике урта мәктәбендә һәм Сулея поселогы урта мәктәбендә татар телен өйрәнү факультатив сыйныфлары ачыла.

Бакал шәһәренең «Горняк» мәдәният сарае каршында «Юмагуш» милли татар-башкорт (1964 елдан), Саткы шәһәренең «Магнезит» мәдәният сарае каршында «Җәйгор» татар һәм башкорт мәдәнияте (1986 елдан, 1997 елдан – халык) коллективлары, «Металлург» мәдәният йорты каршында Татар мәдәни үзәге (Саткы шәһәре), «Ай моңнары» татар-башкорт коллективы эшли.

Саткы шәһәре балалар китапханәсендә татар телендә бәйрәм музыкаль кичәләре уздырыла. Районда даими рәвештә Корбан бәйрәме, Сабан туе, Нәүрүз бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Саткы районында СССР Дәүләт бүләге лауреаты Ә.А.Мингазов туган (Сулея поселогы).