Эчтәлек

Таш гасырда ук гади учаклар булуы мәгълүм.

Мичләр торакның сакраль үзәкләре булып та хезмәт иткәннәр (йорт һәм гаилә рухларының яшәү урыны), хәзер дә аларның форма һәм конструкцияләрендә халыкларның көнкүреш мәдәниятенә хас кайбер традицияләр саклана.

Төтен үткәргеч морҗалар — төтен юллары идән астыннан һәм дивар эченән үткән үзенчәлекле үзәк җылыту системалы мичләрнең республика территориясендә Идел буе Болгар дәүләте заманнарында ук булуы билгеле. Кагыйдә буларак, андый катлаулы, кыйммәткә төшкән конструкцияләр белән феодал йортлары, җәмәгать мунчалары җиһазландырылган. Идел буе һәм Урал алды авылларында яшәүче татарларда рус мичләреннән үзгә тәбәнәгрәк авызлы һәм төпле, гөмбәзе эчендә ян учак (төтене төп морҗага суырылган аерым ягу урыны) булган һәм аның өстенә ризык әзерләү өчен металл казан батырып урнаштырылган йорт миче — күбесенчә кирпечтән (элек кулдан сугылган) салынган катлаулы корылма файдаланыла. Сергач мишәрләрендә, Мәлки керәшеннәрендә һәм төбәкнең башка халыкларында (мәсәлән, чуашларда) мич алдына ыргакка казан аса торган булганнар. Элек-электән татарларның йортлары «ак мичләргә» ягып җылытылган (мичтәге төтен морҗадан күтәрелгән). «Кара мичләр» (төтен өйгә таралып, юллык аша яки ачык ишектән урамга чыккан) ХХ йөз ахырында сирәк кенә керәшеннәр, Ука-Сура елгалары арасында яшәгән мишәрләр, Урал алды һәм чыпца татарлары көнкүрешендә файдаланылган. Татар мичләре кырыена русларга хас булган мич яны сәке-ятаклары корылмаган. Татар крәстияне өендә мичләр, гадәттә, ишек тирәсендә, йортның «ак» ягыннан такта яки тукыма чаршау белән бүлеп алынган аш-су әзерләнә торган «кара» якта урнаша. Яшәгән төбәккә карап, мичләрдә утын, салам, кизәк һ.б. ягыла. Урал алдында, Себердә, Әстерхан өлкәсендә хәзер дә вакытлыча корылган торакларда куллану, җәйге чорда аш-су әзерләү һ.б. максатлардагы эшләр өчен уңайлы чуваллар — каркаслары чыбык һәм колгалардан эшләнгән, камин сыман балчык мичләр файдаланыла. ХХ йөзнең 2 нче яртысыннан татарлар көнкүрешенә голланд мичләре үтеп керә; аларны йортның «ак» ягында чыгаралар, еш кына чынаяк плитәләр белән бизиләр, бу корылмага еш кына казан, самавыр кую өчен чыгынты өстәлә. Хәзерге вакытта, электрлаштыруга һәм газлаштыруга карамастан, авыл җирләрендә татар мичләре көнкүрештә күп функцияле һәм гадәти корылма буларак саклана.

Әдәбият  

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953;

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Татары. М., 2001.

Автор — Ф.Ф.Гулова