Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 3142 кв.км. Үзәге – Коншак авылы (Чиләбе шәһәреннән 75 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 30034 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10315 кеше. Алар, нигездә, Коншак, Мөслим, Татар Караболагы, Түбән Авыл, Мусакай һәм Усман авылларында яшиләр.

Татарларның күп өлеше Зур Кояш, Дружный, Лесной, Яңа Бура, Сары, Сәнәр һәм Халит башкорт авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Чиләбе өлкәсе Татар Конгрессы бүлекчәсе бар (Коншак авылы). Өч халык иҗат коллективы: «Гөлләр» (Түбән Авыл авылы), «Миләш» (Коншак авылы) вокаль ансамбльләре, «Чулпан» фольклор ансамбле (Мөслим авылы) эшли. 2010, 2011, 2014 елларда районда өлкә Сабан туе уза. Район китапханә системасы фондларында татар телендә 3353 китап бар.

1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә район территориясе, бигрәк тә Татар Караболагы халкы зыян күрә.

Күренекле кешеләре

Коншак районында Советлар Союзы Герое Л.И.Кадыйргалиев (Нәдер авылы), биолог, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты Г.И.Шакирова (Мөслим авылы) туган.