Эчтәлек

1942 елның июнендә Казанда Урта Идел буеның табигый ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләрен чишүдә галимнәр тырышлыгын берләштерү максатыннан оештырыла. Җитәкчесе — академик Е.А.Чудаков. Комиссия 8 секциядән тора: нефть (академик С.С.Намёткин), энергетика (академик Г.М.Кржижановский), җир асты минераль байлыклары (профессор Л.М.Миропольский), су ресурслары (академик Ф.П.Саваренский), авыл хуҗалыгы (профессор И.С.Лупинович), зооветеринария (академик К.И.Скрябин), химия (академик В.Г.Хлопин), икътисад (академик И.А.Трахтенберг). Комиссия эшендә 300 дән артык академик һәм җирле фәнни учреждение хезмәткәрләре катнаша. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә ТАССРда бай нефть, химик минераль чимал һәм төзелеш материаллары ятмалары, энергетика ресурслары ачыклана, аларны чыгару һәм куллану башлана.

Комиссия эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы тәмамлангач туктатыла.

Әдәбият

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977.