XVII йөздән билгеле. XVIII йөздә чәй, кәҗә тиресе, күн, постау һ.б. белән сәүдә итеп баеп китәләр. XIX йөздә Казанда йортлар, сәүдә кибетләре, күн, кирпеч заводлары хуҗалары. Губернада «Леонтий Крупеников уллары» (1839–1863), «Крупеников һәм Ко» (1864–1917) сәүдә йортлары эшләп килә. XIX йөз ахырында — XX йөз башында аларның предприятиеләре бөлгенлеккә төшә.

Династияне башлап җибәрүче — Артемий (XVII йөз), һөнәрче.

Леонтий Филиппович (1755 ел, Казан — 1839 елның 7 мае, шунда ук), 1 нче гильдия сәүдәгәре (1812), нәселдән күчмә мактаулы граждан (1833), күн заводлары һәм 3 таш йорт хуҗасы. 1774 елның июлендә Казанны Е.И.Пугачёв гаскәрләреннән саклауда катнаша. 1787–1788 елларда Казан алты тавышлы шәһәр думасы гласные, 1789–1794 елларда Казан губерна магистраты, 1802–1805 елларда Казан вөҗдан мәхкәмәсе утырышчысы, 1809–1811 елларда Казан шәһәре башлыгы. Воскресение чиркәве чаң манарасы төзелешенә акча иганә кыла. 1833 елның 7 сентябрендә үз йортында А.С.Пушкинны кабул итә һәм аның белән истәлекләрен уртаклаша, алар киләчәктә шагыйрь тарафыннан «Пугачёв фетнәсе тарихы»н («История Пугачёв­ского бунта», СПб., 1834) язганда файдаланыла.

Александр Леонтиевич (1788 яки 1791 ел, Казан — 1855 елның 25 октябре, шунда ук), Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре (1812), нәселдән күчмә мактаулы граждан (1833), коммерция советнигы (1855), «Леонтий Крупеников уллары» сәүдә йорты хуҗаларының берсе. 1839–1841 елларда Казан шәһәре башлыгы. Хәрби госпиталь каршында йорт чиркәве төзелешенә, Николай исемендәге балалар приюты (1844) һәм аның янында кунып чыгу бүлеге (1846) ачуга акча бирә. 1839 елда Җәмәгать тәрбиясе приказына 3 мең сум акча кертә. 1852 елда шәһәргә Воскресенский урамындагы 96 лавкасын бүләк итә (алардан кергән табышның өчтән бер өлеше ярлы һәм картайган мещаннар өчен салым түләүгә, өчтән бере — мещаннар җәмгыяте ятимнәренә пособие таратуга, өчтән бере — балалар ятимханәсен тотуга җибәрелүен оештыра). Николай балалар приютының беренче мактаулы старшинасы итеп сайлана, 1849–1853 елларда аның директоры. Шагыйрь Г.П.Каменев, әдәбиятчы Д.Н.Зиновьев, масон С.А.Москательников кергән хөр фикерле кешеләр түгәрәгенә йөри. Владимир һәм Анна тасмалы «Тырышлык өчен» алтын медальләре белән бүләкләнә.

Константин Леонтиевич (1801 ел, Казан —1885 елның 19 апреле, шунда ук), Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре, нәселдән күчмә мактаулы граждан (1833), «Леонтий Крупеников уллары» сәүдә йорты хуҗаларының берсе. 45 яшендә сәүдәдән китә һәм үзен чиркәүгә багышлый. Крупеников йорты каршында Спас Нерукотворный хакына йорт чиркәве төзелә һәм изгеләндерелә (1867). Аның башлангычында һәм акчасына Казанда ятимәләр һәм аз керемле гаиләдән чыккан кыз балалар өчен Александра исемендәге кыз балалар ятимханәсе ачыла (аның беренче мактаулы старшинасы булып сайлана). Вафатыннан соң шәһәргә васыять итеп калдырылган 78 мең сум акчасы хисабына Крупениковлар исемендәге шәһәр картлар йорты ачыла (1891).

Чыганаклар

Достойны имени потомков (Городские головы Казани 1767–1917 гг.): Сб. док. и материалов. К., 2002.

Әдәбият  

Агафонов Н.Я. Из казанской истории. К., 1906.

Авторлар — Е.Б.Долгов, Л.М.Свердлова