Гомуми мәгълүмат

Әстерхан өлкәсенең көньяк-көнбатышында урнашкан. 1925 елда оештырыла. Үзәге – Икряное авылы (Әстерхан шәһәреннән 40 км читтә).

Халык саны – 47,7 мең кеше, шул исәптән татарлар – 1156 кеше (2010 ел). Нигездә, Яңа Болгар авылында (2016 елда – 282 кеше) тупланып яшиләр.

Татар авыллары

Яңа Болгар авылына 1918 елда Казан татарлары (80%) нигез сала, калганнары башта ук Тияк Әстерхан татар бистәсендә, Каргалы, Татар Башмаковкасы, Майлы Күл авылларында урнашкан Пенза-Түбән Новгород, Сембер һәм Хвалын мишәр татарлары була.

Татар җәмгыяте тормышы

1962 елга кадәр Яңа Болгар авылы мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 2005 елда биредә Татарстан мәдәнияте көннәре уза, авылда ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

Татарстан белән төбәк тарихын өйрәнүче Ш.К. Сираҗетдинов актив хезмәттәшлек итә, аның хезмәтләре туган як тарихына багышланган.