Биографиясе

1927 елның 29 марты, Казан — 2010 елның 18 октябре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1949).

1951–1974 елларда (бүленеп) шунда ук эшли, рус теле кафедрасы мөдире (1964 елдан).

1960–1961 елларда Барнаул педагогика институтында, 1961–1963 елларда Горький университетында.

1967–1968 елларда Вроцлав университетына (Польша) командировкага җибәрелә.

1974–1994 елларда Удмурт университетының (Ижевск шәһәре) рус теле кафедрасы мөдире.

1995 елдан кабат Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре рус теле тарихына карый. Марков тарафыннан фәннең яңа тармагы — грамматик лексикология эшләнә. XI йөз язма чыганакларында теркәлеп калган рус телендәге кыскарган сузыкларның төшеп калу сәбәпләрен ул беренче булып күрсәтә. Аның исем төрләнеше концепциясе тарихи морфологиягә керткән өлеше булып санала.

Марковның күп кенә хезмәтләре сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш сүз төркемнәре тарихына; семантик ысул белән сүз ясалышы мәсьәләләренә, рус теленең тарихи стилистикасына карый.

Хезмәтләре               

К истории редуцированных гласных в русском языке. К., 1964;

Историческая грамматика русского языка: Именное склонение. М., 1974;

О семантическом способе словообразования в рус­ском языке. Ижевск, 1981.

Әдәбият       

Николаев Г.А. Профессор Виталий Михайлович Марков // История русского языка: Словообразование и формообразование. К., 1997.

Автор — Г.А.Николаев