- РУС
- ТАТ
ТРның югары мәхкәмә органы
Гомуми вәкаләтле мәхкәмәләр эшчәнлегенә һәм аларның гадел хөкем итүенә бәя бирә.
1922 елның 12 декабрендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 9 нчы чакырылыш 4 нче сессиясенең 1922 ел 31 октябрь карары нигезендә ТАССР Өлкә мәхкәмәсе буларак оештырыла, 1923 елның 17 октябрендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитет һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1923 ел 5 сентябрь карары белән ТАССР Баш мәхкәмәсе итеп үзгәртелә. Җинаять һәм гражданлык эшләре буенча беренче инстанция мәхкәмәсе, кассация мәхкәмәсе сыйфатында, шулай ук халык судьялары һәм тикшерүчеләргә мәхкәмә күзәтчелеге тәртибендә ревизия-контроль эшчәнлеге белән шөгыльләнә, республика халык мәхкәмәләре белән турыдан-туры җитәкчелек итә. Рәис, җинаять һәм гражданлык эшләре буенча рәис урынбасарлары, ТАССР Үзәк Башкарма Комитет тарафыннан сайланган мәхкәмә әгъзаларыннан тора. Пленум, Президиум, җинаять һәм гражданлык эшләре буенча мәхкәмә һәм кассация коллегияләре, махсус коллегия (1934 елдан), мәгълүмат-статистика һәм оештыру-инструкторлар бүлекләре составында эшли. ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 16 февраль карары белән ТАССР Баш мәхкәмәсе ТАССР (1990 елдан – ТССР, 1992 елдан – ТР) Югары мәхкәмәсе итеп үзгәртелә. Ул Рәис, Рәис урынбасарлары, мәхкәмә әгъзалары һәм халык утырышчыларыннан тора .
ТР Югары мәхкәмәсе судьялары, РФ Югары мәхкәмәсе рәисе тәкъдиме белән һәм ТР Дәүләт Советы белән килешенеп, вәкаләт вакыты чикләнмәгән хәлдә, (элек, 1958 елга кадәр, республиканың Югары Советы тарафыннан 3 елга, 1958 – 1990 елларда – 5, 1990 елдан – 10 елга сайлана) РФ Президенты тарафыннан билгеләп куела. ТР Югары мәхкәмәсе үз эшчәнлеген Президиум (1954 елдан), гражданлык (рәис һәм 17 судья) һәм җинаять эшләре (рәис һәм 44 судья) буенча мәхкәмә коллегияләре белән алып бара. Судья һәм утырышчылар – бәйсез һәм фәкать Законга гына буйсына.
ТР Югары мәхкәмәсе законнар чыгаруда катнашырга хокуклы; җинаять һәм гражданлык эшләрен беренче инстанция мәхкәмә сыйфатында, кассация, күзәтчелек итү тәртибендә, яңа билгеле булган фактларга бәйле рәвештә карый; район һәм шәһәр мәхкәмәләренең эшчәнлегенә күзәтчелек итә; мәхкәмә практикасын өйрәнә һәм гомумиләштерә; мәхкәмә статистикасына анализ ясый. ТР Югары мәхкәмәсе судьясы карарлары, мәхкәмә коллегияләре хөкемнәре һәм билгеләмәләре белән риза булмаган очракта, процессуаль законнарга нигезләнеп, РФ Югары мәхкәмәсенә шикаять бирергә һәм ризасызлык белдерегә мөмкин.
Рәисләр: Ш.З.Саттаров (1922–1923), К.Х.Хәйруллин (1923–1925), Р.Б.Солтанов (1925–1927), С.Х.Моратов (1928–1930), Н.А.Алиев (1930–1932), Х.Н.Нәбиуллин (1932–1934), Г.Г.Сәгыйтов (1934–1937), Г.Х.Шәмсетдинов (1938–1941), К.С.Сафиуллин (1941–1950), Ф.Л.Токарев (1950–1954), А.К.Орлов (1954–1958), Я.Н.Насыйбуллин (1958–1965), А.Д.Басов (1965–1969), С.А.Беглова (1969–1985), Г.М.Баранов (1985–2011), И.И.Гыйләҗев (2011–2023 ) Э.С. Каминский (2023–2024 елларда вазыйфаларын вакытлыча башкаручы), А.М. Гилметдинов (2024 елдан).
Автор – М.М.Мәүләтшин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.