ТР Президенты вазифасы ТССРның «Татарстан ССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында» 1991 ел 18 апрель һәм «Татарстан ССР Президентын сайлау турында» 1991 ел 13 май Законнары нигезендә гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты гомуми, тигез һәм туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. 2005–2015 елларда РФ Президенты тәкъдиме буенча биш елга Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре йөкләтелү ТР Дәүләт Советы тарафыннан тавыш бирү юлы белән тормышка ашырыла (ТР Дәүләт Советы депутатларының тулы составының яртысыннан артыгы тавыш биргән очракта гына әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителә).

ТР Конституциясе, ТРның ТРда дәүләт хакимияте башкарма органнары турында 2005 ел 6 апрель һәм 2007 ел 9 гыйнвар законнары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты республикада кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, республиканың иҗтимагый иминлеген һәм территориаль бөтенлеген, аның территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә; ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары системасына җитәкчелек итә һәм аларның ТР Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә; ТР МК эшчәнлегенә җитәкчелек итә һәм аны отставкага җибәрү турында карар кабул итә; Татарстанның эчке һәм тышкы сәясәтен, сәяси эшчәнлек юнәлешләрен билгели; ТР Дәүләт Советына карау һәм раслау өчен ел саен ТР бюджеты һәм аның үтәлеше хакында закон проектын, ТРның берләштерелгән бюджет проектын карауга кертә, Татарстанның социаль-икътисади үсеше программаларын һәм аларның үтәлеше турында хисаплар тәкъдим итә; республиканың сәяси тормышына, социаль-икътисади һәм мәдәни үсеш халәте һәм перспективаларына багышланган еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итә; ТР МКын төзи, ТР Дәүләт Советына ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау турында тәкъдимнәр кертә, ТР Дәүләт Советы белән килешүле нигездә Премьер-министр урынбасарларын билгеләп куя; ТР министрларын һәм башкарма хакимиятнең башка органнары җитәкчеләрен (шул исәптән РФнең субъектларга тапшырылган аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыручыларны) билгели, ТР Премьер-министрын, ТР МК әгъзаларын һәм ТР башкарма хакимияте органнары җитәкчеләрен, РФнең субъектларга тапшырылган аерым вәкаләтләрен үтәүчеләрне вазифаларыннан азат итә; ТР министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм гамәлдән чыгару турында тәкъдимнәр кертә; ТР территориясендә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын төзи һәм аларның структурасын билгели; ТР Дәүләт Советына ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына кандидатура тәкъдим итә; ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары составыннан яртысын билгели; ТР Прокуроры вазифасына кандидатураны килештерә; дәүләт хакимиятенең федераль органнары, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләрдә һәм халыкара тышкы икътисади багланышларны гамәлгә ашырганда республика исеменнән эш йөртә һәм ТР исеменнән халыкара килешүләргә, шартнамәләргә имза сала; РФда, аның субъектларында һәм чит дәүләтләр административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда ТР вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала; ТР гражданлыгы мәсьәләләрен хәл итә; законнарга кул куя яки кире кага һәм аларны ТР Дәүләт Советына кабат карау өчен кире кайтара; ТР МК карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара; ТРның Дәүләт бүләкләре белән бүләкли; ТР премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра; ТРда ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи; ТР башкарма хакимият органнарының республикадагы башка дәүләт хакимияте органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм ТР башкарма хакимият органнарының федераль башкарма хакимият органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлеген оештыра; ТР Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә катнашырга хокуклы; башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

ТРда Президент хакимияте символы булып ТР Президенты Штандарты (флагы) тора. Үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен, ул Президент Аппараты төзи. Татарстан Республикасы Президентының намусы һәм абруе закон белән саклана.

Татарстан Республикасы Президентының норматив актлары — указлар һәм күрсәтмәләр — Татарстан территориясендә катгый рәвештә үтәлергә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты республика башлыгы буларак үз вазифаларын вакытлыча үти алмаган очракта, аларны ТР Премьер-министры башкара. Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләре ул үз теләге белән отставкага киткәндә, ТР Дәүләт Советы аңа ышанычсызлык белдерүгә (карар депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән беренең инициативасы буенча депутатларның билгеләнгән саныннан өчтән икесе тавышы белән кабул ителә) бәйле рәвештә РФ Президенты тарафыннан үз вазифасыннан читләштерелгәндә, федераль законда каралган башка очракларда вакытыннан алда туктатыла.

ТР Президентлары — М.Ш.Шәймиев (1991–2010), Р.Н.Миңнеханов (2010 елдан).

«Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 26 гыйнварындагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасының иң югары вазыйфасының исеме – Татарстан Республикасы Рәисе.

Авторлар — Б.Л.Железнов, Е.Б.Долгов