Төп мәгълүмат

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә Татарстан Республикасы Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану дәүләт комитеты җирлегендә булдырыла.

Табигый байлыклар, әйләнә-тирә мохитне саклау, өйрәнү, файдалану, торгызу, экологик иминлек булдыру өлкәсендә җитәкчелек итә һәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра.

Үз эченә – эшләр башкару, мәгълүмат-аналитика эшчәнлеге, матди тәэминат идарәләрен; әйләнә-тирә мохит һәм җир асты байлыкларын саклау департаментын; федераль, республика, ведомство программалары һәм инновацион эшчәнлек, әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән файдалану икътисады, җир асты байлыклары икътисады, дәүләт заказы, конкурс буенча сатулар, җыелма анализ, оештыру-норматив тәэминат, мәгълүмати ресурслар һәм технологияләр, атмосфера һавасын саклау, су ресурсларын саклау һәм судан файдалануны көйләү, җир ресурсларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары әйләнешен көйләү, әйләнә-тирә мохит мониторингы, биотөрлелек, Татарстан Республикасының максатчан программа проектларын һәм табигатьтән файдалану өлкәсе объектларының дәүләт экологик экспертизасы, лицензияләрне нигезләү материалларының дәүләт экологик экспертизасы, әйләнә-тирә мохиткә йогынты нормалары, углеводород чималы геологиясе, каты файдалы казылмалар геологиясе һәм гидрогеология, җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү, геологик мәгълүмати ресурслар һәм геологик мохит мониторингы, оештыру эшләре, канцелярия, гомуми, исәп-хисап, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлекләрен ала.

Министрлык системасында 2 инспекция, инспектор бүлеге, 9 идарә, 9 дәүләт табигать тыюлыгы, шул исәптән Озын Алан тыюлыгы бар.

Тарихы

1988 елда ТАССР Югары Советы Президиумының 12.12.1988 ел, 2619-Х1 номерлы Указы белән, ТАССР Министрлар Советының табигатьне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсенең мөстәкыйль махсус вәкаләтле органы буларак, ТАССР Табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты оештырыла. ТАССР Табигатьне саклау дәүләт комитеты структурасында республиканың аерым шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә (Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай) Табигатьне саклау комитетлары төзелә.

1989 елда ТАССР Табигатьне саклау дәүләт комитеты рәисе итеп Александр Алексеевич Сидельников билгеләнә.

ТАССР Югары Советының 25.12.1992 ел, 1697-ХН номерлы карары белән ТАССР Табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты бетерелә һәм беренче мөстәкыйль Татарстанда табигатьне саклау эшчәнлеге белән идарә итүне тәэмин итүче Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы төзелә. 1993 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министры итеп Анатолий Иванович Щеповских билгеләнә, тәҗрибәле оештыручы 2001 елга кадәр шушы вазифада эшли.

2001 елда Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларын саклау министрлыгы, Татарстан Президентының 11.05.2001 ел, УП-360 номерлы Указы белән Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы итеп үзгәртелә, аны Республика экология фонды директоры Борис Германович Петров җитәкли. Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бетерелгән Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча дәүләт комитеты функцияләре тапшырыла.

Министрлык структур үзгәрешләр кичерә, әйләнә-тирә мохитне саклау, урман хуҗалыгы, геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча яңа департаментлар булдырыла.

2004–2005 елларда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә махсус вәкаләтле органнарның яңа структур үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә Министрлык составыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы агентлыгы (җитәкчесе – Абдуллин Зөфәр Нурмөхәммәт улы) аерып чыгарыла һәм Ростехнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе (җитәкчесе – Б.Г.Петров) һәм Росприроднадзорның Татарстан Республикасы идарәсе (җитәкчесе – Ф.Й.Хәйретдинов) оештырыла.

2005–2007 елларда экология министры вазифасын геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Ирина Андреевна Ларочкина алып бара.

2007 елда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры итеп авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әгъләм Кыям улы Садретдинов билгеләнә.

2010 елның ноябреннән 2015 елның сентябренә кадәр Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Артем Георгиевич Сидоров җитәкчелек итә.

2015 елның сентябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән икътисад фәннәре докторы Фәрит Солтан улы Габделганиев җитәкчелек итә.

2018 елның 8 февраленнән Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Александр Валерьевич Шадриков җитәкли.

ТАССРда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның фәнни нигезләре

Татарстанда биология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре буенча Михаил Васильевич Марков һәм Виктор Алексеевич Попов зур фәнни эш алып бара.

Михаил Васильевич Марков – биология фәннәре докторы, профессор, ТАССР ның атказанган фән эшлеклесе, Рус Ботаника җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, күп еллар дәвамында Казан геоботаника мәктәбен җитәкли. 1944–1948 елларда аның җитәкчелегендә ТАССР эчендәге Идел һәм Кама елгалары тугайларының үсемлекләр дөньясын өйрәнү буенча эшләр җәелдерелә. Тикшеренүләрнең темасы Куйбышев ГЭС төзелеше башлануга һәм Куйбышев сусаклагычын булдыруга бәйле тәкъдим ителә.

Экология буенча тикшеренүләр үсеше өчен күренекле галим һәм педагог, биология фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе Виктор Алексеевич Поповның хезмәтләре зур әһәмияткә ия була. Аның эшчәнлеге экологик аспектларны һәм табигатьтән рациональ файдалану бурычларын үз эченә ала, ул нигездә Идел-Кама төбәге табигатенә кагыла, аңа 12 республика һәм Урта Идел һәм Урал буе өлкәләре керә. 1932–1946 елларда тикшеренүләр, башлыча, Идел-Кама зонасы аучылык кәсебе биология станциясендә уздырыла.

Актив фәнни һәм педагогик, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге өчен, РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем Казан университеты биология факультетының могтәбәр профессоры, Татарстан һәм Чуашстанның табигый байлыкларын, Байкал, Копет-Даг, Кырым, Кавказ, Россиянең Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш диңгезләре фаунасын тикшеренүләр җитәкчесе Николай Александрович Ливановка бирелә.

Галим-зоолог, үзенең гомерен Идел буе, Россиянең башка төбәкләрендәге хайваннар дөньясын өйрәнүгә багышлаган Антон Михайлович Болотниковның исеме фәнни өлкәдә яхшы билегеле. Ул галим-орнитолог, кошларның иртә онтогенез физиологиясе һәм экологиясенең фәнни юнәлешен булдыручы.

Зур тәҗрибәле, төптән уйлаучы галим Николай Дмитриевич Григорьев күп еллар дәвамында, шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларында, Казан зооботаника бакчасын җитәкли. Бөек Ватан сугышы вакытында Николай Дмитриевич Казанда урнашкан СССР Фәннәр академиясенең биология бүлеге каршында азык-төлек һәм терлек азыгы ресурсларын киңәйтү комиссиясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Бу чолганышта калган разведчиклар, десантчылар, партизаннар һәм Кызыл Армиянең башка сугышчылары өчен бик мөһим була.

Вассиан Сергеевич Порфирьев – геоботаник, биология фәннәре докторы. 1930 елда ТАССР болыннарын инвентаризацияләү, Алабуга урманчылыгын, Урал өлкәсе районнарының чүп үләннәр-кыр үсемлекләрен, урманнар һәм терлек азыгы җирләрен геоботаник һәм типологик тикшерү буенча экспедицияләрдә катнаша. Сугыштан соңгы елларда ТАССР ның Идел-Кама саклаулыгын оештыру инициаторларының берсе була.

Төп вакыйгалар

1988 ел – СССР Әйләнә-тирә мохитне саклау дәүләт комитеты булырыла. ТАССР Табигатьне саклау дәүләт комитеты оештырыла. 1989 елда Табигатьне саклау дәүләт комитеты рәисе итеп Александр Сидельников билгеләнә.

1989 ел – Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында АЭС төзү буенча дәүләт экология экспертизасы уздырыла. Кире карар чыгарыла.

1991 ел – Тукай һәм Алабуга районнары территорияләрендә “Түбән Кама” милли паркы төзелә.

1992 ел – Татарстан Республикасының экология фонды булдырыла. ТАССР Югары Советының 25.12.1992 ел, 1697-ХН номерлы карары белән беренче мөстәкыйль Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы төзелә.

1993 ел – Татарстан Республикасы Президенты Указы белән министрлык җитәкчесе итеп Анатолий Иванович Щеповских билгеләнә. Ел саен “Татарстан Республикасында табигый байлыкларның торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Дәүләт докладын әзерләү башлана.

1995 ел – Татарстан Республикасының беренче Кызыл китабы бастырып чыгарыла.

1996 ел – атмосфера һавасын контрольдә тоту буенча беренче автомат станцияләр урнаштыру башлана. Йөзмә лаборатория – “Идел” контроль комплексы куелган “Фламинго” табигатьне саклау судносы файдалануга тапшырыла.

1998 ел – Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләренең Дәүләт реестры бастырыла. Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе оештырыла.

1999 ел – Биектау районы территориясендә республикада беренче төбәк өчен әһәмиятле ландшафт профильле “Чулпан” дәүләт табигать тыюлыгы булдырыла.

2001 ел – министрлык Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы итеп үзгәртелә, аны Республика экология фонды директоры Борис Германович Петров җитәкли. Ведомствога бетерелгән Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча дәүләт комитеты функцияләре тапшырыла. Муниципаль районнар һәм гражданнарның гаризалары нигезендә министрлык Табигатьне саклау чаралары исемлеген төзи, ә Татарстан Республикасының Экология фонды әйләнә-тирә мохитне пычраткан өчен түләүләр җыю һәм финанслау буенча эшчәнлек алып бара.

2003 ел – республика территориясеннән якынча 1500 тонна аеруча зарарлы срогы чыккан һәм куллану өчен тыелган пестицидлар һәм агулы химикатларны чыгару проблемасы хәл ителә.

2004 ел – министрлык ел саен “Эколидер” республика конкурсын оештыра.

2004–2005 еллар – министрлык составыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы агентлыгы аерып чыгарыла һәм Ростехнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Росприроднадзорның Татарстан Республикасы идарәсе оештырыла.

2005 ел – Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры итеп Ирина Андреевна Ларочкина билгеләнә. ЮНЕСКО карары белән Идел-Кама саклаулыгына биосфера территориясе статусы бирелә, ә Раифа һәм Саралан участоклары резерват сертификатын алалар.

2006 ел – Татарстан Республикасының Экология фонды бетерелә, табигатьне саклау чараларын финанслау функциясе министрлыкка тапшырыла. Түбән Кама сәнәгать төене үсешенең экологик иминлеген тәэмин итү буенча Ведомствоара эшче төркем булдырыла.

2007 ел – территориаль атмосфера һавасы торышын күзәтү системасын булдыру башлана. Министрлыкның Фәнни-техник советы оештырыла. Табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан акча бирелә башлый.

2008 ел – атмосфера һавасын пычратуның җыелма исәбен булдыру башлана.

2010 ел – Министрлык “Рус география җәмгыяте” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән бергә республиканың су объектларында акцияләр уздыра башлый.

2012 ел – Татарстан Республикасы туфраклары Кызыл китабы бастырыла.

2013 ел – “2013–2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасына старт бирелә. Су объектларының яр буе линияләре, су саклау зоналары чикләре һәм яр буе саклагыч полосаларының урнашкан урыннарын билгеләү башлана. Министрлык Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыруга әзерлектә һәм аны уздыруда катнаша: һава- һәм су саклау чараларын бәяләү, мониторинг һәм дәүләт экология контроле көчәйтелә.

2014 ел – “Әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстан Республикасы табигать байлыкларын яңадан җитештерү һәм аннан файдалану” дәүләт программасы эшләнә. Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән бергә “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы уздырыла башлый. Калдыкларны аерым туплау һәм җыю системасын үстерү буенча эш башлана, файдаланылган батарейкаларны туплау объектлары оештырыла.

2015 ел – Парклар һәм скверлар елы игълан ителә. “Чиста була” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы булдырыла.

2016 ел – Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы игълан ителә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә кертү турында” карар кабул ителә. Татарстанда ел саен “Экояз” республика акциясе уздырыла башлый.

2017 ел – “Казан Арена” стадионы “РУСО. Футбол стадионнары” Россия системасы буенча сертификацияләнгән, футбол буенча Дөнья чемпионатына хәзерләнүче беренче стадион, һәм Россиядә “яшел” стандартларга туры килү сертификаты алучы икенче стадион була.

2017–2019 еллар – нефть чыгаруны арттыру алымнарын гамәлгә кертү буенча эшләр.

2018 ел – Министрлык республиканың алты су астында кала торган зоналары чикләрен билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерли һәм барлык вәкаләтле органнар белән килештерә.

2019 ел – республика “Экология” милли проектында катнаша башлый. Төбәк өчен әһәмиятле “Идел киңлекләре” дәүләт табигать тыюлыгы оештырыла. “Дюрасел Раша” белән килешү төзелә, аның кысаларында республикада утильләштерү өчен 90 тоннадан артык батарейка җыела; “Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” белән чүп-чарны аерып җыю культурасын үстерү турында килешү төзелә, Казанда 500 махсуслаштырылган челтәрле контейнерлар урнаштырыла. Түбән Кама сәнәгать төененең Бердәм санитар-саклау зонасы билгеләнә.

2020 ел – “РосРАО” белән I–II класслы куркыныч калдыклар белән куркынычсыз эшләү буенча шартлар булдыру һәм җыелган экологик зарарлы иң куркыныч объектларны бетерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелә. В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” һәм “Түбәнкаманефтехим” акционерлык җәмгыятьләре белән атмосфера һавасы торышы турында мәгълүматларны үзара алмашу хакында килешү имзалана, “ТАНЕКО” белән хезмәттәшлек буенча эш алып барыла.

2021 ел – Татарстан “Россия суы” бөтенроссия акциясендә беренче урынны ала.

2022 ел – Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының ике проекты төбәк табигатьне саклау практикларын сайлап алу буенча “Экология – ышанычлы партнер” бөтенроссия конкурсында иң яхшылар дип таныла. “Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты” номинациясендә “Мәктәптә экология” проекты җиңүче була. “Иң перспективалы проект һәм эш” номинациясендә Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту буенча проект иң яхшысы дип игълан ителә.

Министрлар

Щеповских А.И. (1993–2001, Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министры),

Петров Б.Г. (2001–2005),

Ларочкина И.А. (2005–2007),

Садретдинов Ә.К. (2007–2010),

Сидоров А.Г. (2010–2015),

Габделганиев Ф.С. (2015–2018),

Шадриков А.В. (2018 елдан).