Эчтәлек

ТР Конституциясе белән 1992 елда гамәлгә кертелә.

Гимн Татарстан Республикасының суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлекләрен һәм традицияләрен чагылдыручы дәүләт билгесе булып тора. Тантаналы очракларда — рәсми тантаналарда, бәйрәм чараларында башкарыла.

Авторлары

Гимнның көе — шагыйрь Р.Байтимеров белән автордашлыкта язылган «Туган ягым» җырына композитор Р.Яхин музыкасы.

Гимн тексты Р.Байтимеровның «Туган ягым» шигыренә нигезләнгән (шагыйрь Г.Рәхимнең әдәби эшкәртүендә); татар телендәге 8 юлдан һәм рус телендәге 8 юлдан тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Музыка авторы: Р. Яхин. Сүзләр авторы: Р. Байтимеров.

Гимн текстының рус теленә тәрҗемәсе авторы: Ф. Пираев.

Гимнның музыкаль редакциясе 1993 елның 14 июлендә ТР Югары Советы тарафыннан раслана.

Гимнның татар һәм рус телләрендәге тексты ТРның 2013 ел 21 февраль Законы белән раслана.

Татарстан республикасы дәүләт гимны