Нигездә, бер- һәм күпьеллык үләннәр, сирәк ярымкуаклар, куаклар һәм агачлар. 200 дән артык ыруг һәм 3 меңгә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә 15 ыруг һәм 59 төр бар.

Үләнчел үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, каршыдаш яки әвернә торышлы, гади, бөтен, төпчек яфракларсыз; Пётр әвернәсе яфраклары калын, тәңкәсыман. Чәчәкләре ике җенесле, дөрес булмаган формада, оч яки куентылы чәчәк төркемендә, яисә берле һәм яфрак куенында. Касәсе тоташып үскән 4-5 касә яфракчыгыннан тора. Таҗ – тоташ яфракчыклы, көпчәксыман, көпшәле яки калаксыман 4-5 (яушан, сыеркойрык) яфракчыклы, еш кына ике иренле (баллы чәчәк), капчыксыман чыгынтылы яисә нектарлы озын таҗ орысы булган киң кыңгыраулы. Чәчәкләре сары, сирәк кенә шәмәхә. Җимеше – ике капкач белән ачылучы 2 оялы тартмачык. Орлыклары эндоспермалы.

Сыраҗчалар арасында

  • ярымпаразитлар (күгәрчен бүреге, күз уты, шөлдерут һәм башкалар),
  • паразитлар (Пётр әвернәсе),
  • дару (уймак чәчәк, күз уты, саз тубалагы, дарулы бизгәк үләне һәм башкалар),
  • баллы (төерле сыраҗ, сырлы күз уты, баллы чәчәк),
  • декоратив (шәмәхә чәчәкле сыеркойрык, озын яфраклы яушан, уймак чәчәк),
  • терлек азыгы (яушанның кайбер төрләре) үсемлекләре очрый.

Дарулы бизгәк үләне, саз тубалагы, эре чәчәкле уймак чәчәк, күләгә сыраҗ ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).