Закон белән билгеләнә, күренекле вакыйгаларга, традицион даталарга, билгеле бер һөнәр тармагын һәм анда эшләүчеләрне ихтирам итүгә һ.б. га багышлана.

ТРның 1992 ел 19 февраль һәм 2003 ел 3 сентябрь Законы нигезендә билгеләнгән ял көннәре:

  • 30 август — ТР көне (Республика көне);
  • 6 ноябрь — ТР Конституциясе көне;
  • Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре;
  • Сабан туе татар халык бәйрәме һәм «Каравон» рус фольклор бәйрәме билгеләп үтелә (аларны үткәрү вакыты ел саен ТР Президенты Указы белән билгеләнә),
  • 1–5 гыйнвар — Яңа ел бәйрәме;
  • 7 гыйнвар — Гайсә туган көн;
  • 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне;
  • 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне;
  • 1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме;
  • 9 май — Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме;
  • 12 июнь — Россия бәйсезлеге көне;
  • 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне.